«Мин әле һаман да безне Марат яклый һәм саклый дип саныйм»

Бу атна ахырында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез. Ир-атларның оекбаш, акча янчыгы, спорт, балыкчылык һәм автомобиль кирәк-яракларына тиенә торган вакыты. Бу бәйрәм әтиләр көне булудан бигрәк, кыюлык, батырлык һәм ватанпәрвәрлек символы да әле. Сезне кем саклый?

Гүзәл Әхмәтшина, Сүриядә батырларча һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинның хатыны:

– Мин әле һаман да безне Марат яклый һәм саклый дип саныйм. Үзе яныбызда булмаса да, булышадыр төсле. Чөнки бик авыр чакта, теге яки проблеманы ничек чишәргә белми йөргәндә ул үзеннән-үзе хәл ителә. Марат белән бәйле даталарда, мәсәлән, аның туган, безнең танышу көнендә яки без ярата торган 13ле саны булган көннәрдә эшләребез гел уң килеп чыга. Һәм мин андый чакларда: “Безгә Марат булыша”, – дип әйтәм. Аннан соң үземнең әтигә таяна алам. Ул безнең өчен бик борчыла, булыша. Әтисе юлыннан киткән улым – таянычыбыз Әмиребез дә үсеп килә. Ул Суворов училищесында 6 нчы сыйныфта укый.

Светлана Җамалиева, Кукмара районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

– Мин Ватанны саклаучылар дип хәрби хезмәттә булган кешеләрне атыйм. Корал тотып илне саклаган ир-атларга аеруча хөрмәтем зур. Безнең бабаларыбыз үз гомерләрен, яшьлекләрен кызганмыйча илебез өчен көрәшкән. Әтиләребез дә көчле рухлы, батыр йөрәкле булып тәрбияләнгән. Ирем дә – хәрби хезмәт юлын үткән кеше. Ике ул тәрбиялибез. Ничек кенә булмасын, мин аларның хезмәт итеп кайтуларын телим. Хәзерге вакытта ул аеруча кирәк. Хәрби хезмәт егетләрдән чын ир-ат ясый. Ә менә өемдә  өч ир-ат булуы бәйрәмдә авыргарак төшә. Минем аларга гади генә бүләкләр бирәсем килми. Башкаларда булмаган, үзенчәлеклесен эзлим. Быел әле тапмадым. Бәйрәмгә кадәр өлгереп булса ярый инде.

Айсылу Габдинова, җырчы:

– Элек безнең бабайлар, әтиләребезнең “егетлеге” ныклырак булган дип уйлыйм. Чөнки хәзер егетләр йомшак. Үз фикерләре юк, үзләрен кызлар белән бер тигез куялар. Әлбәттә, монда гүзәл затларның үзләренең дә гаебе бар. Ирләрне үзебез дә өйрәтәбез шикелле. Ләкин чын ир-егетләр калган әле алар. Мәсәлән, минем ике энем үсеп килә. Алар әтиебездән яхшы тәрбия алды. Шул энеләрем киләчәктә барыбызны да саклап-яклап торыр дип ышанам.

Миләүшә Биктимерова, тәрбияче:

– Әтием исән чакта аны ел саен котлый идем. Чөнки нәселебездә армиядә хезмәт иткән бердәнбер кеше ул. Калган абыйларны махсус котламыйм. Әлегә очрашып йөргән егетем юк. Хәзерге заманда егетләрнең дәрәҗәсе төште. Бу үзләренә дә ошый, ахры. Бөтен тормыш хатын-кыз кулында бит хәзер. Мәсәлән, минем машинам бар, фатир алдым. Үземне-үзем яклый алам. Әгәр йөрәгемә юл тапкан егет очраса, мөгаен, мине яклап-саклап торучы кеше шул булыр.


Фикер өстәү