Рәниф Шәрипов: «Гасырлар буена сузылган кимсенү татар аңын имгәтте»

Узган ел күпләр: “Ул, һичшиксез, Тукай премиясенә лаек”, – дип игълан иттеләр. Чыннан да шулай, Рәниф Шәриповның җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаны милли каһарман итеп сурәтләве генә дә ни тора. Рәниф абый исә, узган ел ук, шаулашырлар да онытырлар, дип фараз кылган иде. Әүлия сүзен әйткән икән, быелгы кандидатлар арасында аның исеме күренмәде. Премия өчен көрәш каты булгандыр, күрәсең. Ә менә без онытмадык. Чөнки ул – шәхес, талант, милли каһарман.

– Рәниф абый, иҗатыгыз усал, ә тормышта сез нинди?

– Беренчедән, усал түгел. Икенчедән, башкаларны көлдерә белгән иң шаян юмор осталары – тормышта иң елак, иң кәефсез бәндәләр, дигән сүз йөри бит инде. Юкка түгелдер. Тормышта минем нинди икәнлегемне хатыным гына шәп белә. Аннан сорагыз. Хәер, дуслардан, туганнардан да сорарга була.. Ә болай мин –тыныч, түземле кеше.

– Гомумән, татар әдәбиятында кыюлык, туры сүзлелек, үзең кабул итмәгән күренешләр белән көрәшү калдымы? Ничектер, ул яраклашу ягына авышты кебек.

– Бар, нишләп булмасын. Күп түгел. Аларга игътибар гына җитми. Шулай уңайлырак, тынычрак. Башын комга яшергән тәвә кошына әйләндек. Пошмаслык чире, гамьсезлек вирусы, ваемсызлык эпидемиясе басты. Иммунитет көчсез, вакцина юк. Кырылабыз. Шул арада бер-беребез белән дөнья шаулатып талаша беләбез. Гасырлар буена сузылган кимсенү, кимсетелү, курку татар аңын имгәтте. Лев Гумилев кулланышка керткән пассионарлык (кыскача, ашкыну) дулкыны 90 нчы елларда кузгалып алган иде дә, кискен үзгәрешләр чорына эләгеп, яңа мөмкинлекләр, яңа кыенлыклар ташкынына кереп югалды. Мондый күтәрелеш тагын булырмы  –  билгесез. Аннан соң, кыюлык бит – гауга ясап йөрү түгел, ул дәлилле, нигезле, белемле, ышандырырлык булырга тиеш.

– Бездә милли геройларны барлау, аларны өйрәнү, әсәрләр иҗат итү эше ни дәрәҗәдә алып барыла? Мәктәп баласыннан милли герой турында сорасаң, “Муса Җәлил…” ди дә төртелеп кала. Татарның башка геройлары булмаганмыни? Замандашларыбыз арасында милли герой дип кемнәрне атар идегез? Халыкны үзе артыннан ияртерлек олпатлар бармы?

– Монда торгынлык әле. Һәр чорның – үз геройлары. ХХ гасырның каһарманнары белән бүгенге көннекеләр бер-берсенә кан дошманнар булып чыгарга мөмкин. Нишләргә соң? Кызыксынып укырга, уйланырга, аңларга тырышырга кирәк. Анда бит ак белән кара гына түгел. Ераграк тарихка күз салсак, ачылмаган, өйрәнелмәгән, бәяләнмәгән олы шәхесләребез күп. Ә балаларга каһарманнар бик кирәк.

– Шигырьләрегезне русчага тәрҗемә иткән Наталья Зверковская турында истәлекләр бик тәэсир итте. Хәзер бар булмышын иҗатка багышлаган тәрҗемәчеләр бармы? Гомумән, тәрҗемә мәктәбе ни хәлдә?

– Тәрҗемә белән кызыксынмадым. Белгән тема түгел. Белмәгәч, күп сөйли алмыйм. Рус теленә тәрҗемә турындадыр инде сүз. Ә рус әдәбияты шулкадәр күпкырлы, бай, үзеңнең шикле әсәрләрең белән шулар арасына кереп урнашырга маташу бик акыллы гамәл түгелдер. Ярар иде гениальный шедеврлар язсаң. («Даһи» сүзен кулланасым килми, чөнки, шунда ук «даһи Ленин» искә төшә) Юк, беркемне дә кимсетәсем килми, соңгы елларда күтәрелеп килгән яшьләр арасында искиткеч шигырьләр яза торган кызлар бар. Берсен укыгач түзмәдем, журнал хезмәткәренә: «Сезнең бу кызыгыз гений!» – дип яздым. «Үзебез дә беләбез», – дигәнгрәк җавап килде. Яшьләрдә өмет бар. Татарның баш миенә ныклап урнашкан милли нигилизм, битараф үзбелдеклелек, бозылган зәвык аша үтеп, чын әдәби кумирлар була алырлармы? Яшьләр өчен бәлки кызык булыр дип, «Идел» журналына диңгез турындагы истәлекләремне тәкъдим итеп караган идем. Төгәл җавап бирмәделәр, ләкин, журнал – яшьләрнеке, дигән ишарә булды. Аңлыйм, дөрес сүзгә җавап юк. Үпкә дә юк. Болай да «Идел»дә әсәрләрем күп басылды.

Яшьләрдә – Ренессанс чоры. Аларга кирәк. Болар – бөтенләй башка буын, шигъри фикерләү дә икенче, оригиналь ачышлар, көтелмәгән табышлар да җитәрлек. Язучылар бер-берсеннән көнләшә, диләр. Дөреслек бар. Әмма, эчкерсез, ихлас шагыйрь, журнал укып утырганда, чын шедеврга юлыга икән, көнчелек кебек вак хисне сокланып ләззәт алу күмеп ташлый.

– Күптән түгел мөхәррир, язучы Рөстәм Галиуллин: “Төрки әдәбиятлар белән чагыштырганда татар әдәбияты сыйфат ягыннан калыша башлады”, –  дигән фикер әйтте. Моны ул тәрҗемә эшенең тукталуы, иҗади аралашуларның өзелүе белән аңлатты. Сез нинди фикердә?

– Аралашу, тәрҗемә өчен беренче чиратта кызыксындыра торган лаеклы әсәрләр кирәк. Шулары булса, калганы үзеннән-үзе җайлана. Ләкин, аралашмагач, кем кайдан белсен синең нинди әсәр язганыңны? Менә шундый чишелми торган төен, өзелми торган боҗра. Әйе, торгынлыкта хәрәкәт юк.

– Талант аерым, язмыш аерым, дибез. Ләкин еш кына язучы иң беренче биографиясе белән таныштыра, аннары иҗат. Хәер, Тукайга да күпләр «Исемдә калганнар» аркылы килә. Сез, киресенчә, соңгы елларда гына биографиягез белән таныштыра башладыгыз.

– Тукай, тормышның ачысын-төчесен татыгач кына, «Исемдә калганнар»ын  язган, шуннан башламаган. 70кә җитеп килгәндә языла башлаган истәлекләрем күпләрне гаҗәпләндерде, мине яңадан «ачты» кебек. Нигә әле хәзер генә искә төшерә башладым – анда тәфсилләп язылган.

– Сез интернетта милли мәгарифкә кагылышлы бәхәсләрдә актив катнашасыз. Мәгариф икенче дулкын прокурор тикшерүләрен кичерә. Хәзер татар теле укытучылары эш планын русча язарга мәҗбүр. Мәгарифне болай кысрыклау безне тәмам телсез итмәсме? Ничек уйлыйсыз: тагын илле елдан татарча яза, фикерли белән торган кешеләр булырмы?

– Кайвакыт, акыл бармы бу чиновникларда, дип уйлыйм. Ут күршеңне көн дә мыскыл итеп, яныңда нәфрәт тоеп, бәхетле, тыныч яшәп булмый бит! Аңламыйм, «Бөек Русия мәмләкәте»нә нинди зыяны бар татар теленең? Көнкүреш дәрәҗәсендә маргинал берәмлекләргә ниндидер вак-төяк кыенлык китерә икән, бу бит – олы җитәкче авыз тутырып сөйләрлек глобаль проблема түгел! Һәр сүзенең нинди яңгыраш табачагын ул бит алдан күрергә, аңларга тиеш! Чөнки, аның вазифасы шундый, утырган урыны бик югары. Аның уйламыйча әйткән һәр сүзен йөгерә-йөгерә үтәргә ашыгучылар заманы бит.

– Узган ел Тукай премиясенә кандидатлар буенча фикер алышуда «Ватаным Татарстан» газетасына үз фикерләрен белдерүчеләр, Тукай премиясенә һичшиксез лаек дип, сезнең исемне дә атаган иде. Тик нишләптер быел да тәкъдим ителгән кандидатлар арасында сезнең исем күренмәде. Моның сәбәбен беләсезме? Гомумән, әдәби премияләр турында фикерегезне беләсе килә.

– Үзен үзе тәкъдим итүчеләр кебек, мин үземне лаек дип әйтергә җөрьәт итә алмыйм. Кемдер мине лаек саный икән, рәхмәт. Кемдер үзен лаек дип саный икән, я ул акылсыз, яисә, чыннан да гений… Ни өчен исемлектә мин юк – сәбәбен яхшы беләм, ләкин әйтмим. Чөнки ул – мәгънәсез, гаугалы, мантыйкка сыймый торган, миңа гына кагылган гамәлләр нәтиҗәсе. Юыласы керне халык алдына  чыгарып селкүнең кирәге юк. Вакыты җиткәч, барысы да юылгач… Иң мөһиме – мин тыныч, утырыш булганын да соң гына белдем, чөнки кызыксынмадым.

– Иҗат ничек бәяләнергә тиеш? Премияләр, мактаулы исемнәр беләнме, әллә аның башка критерийлары бармы?

– Аны бәяләү катлаулы да, кыен да түгел бит. Сәнгатьне, дөнья, рус, иң мөһиме, татар әдәбиятын яхшы белгән, киң карашлы, намуслы белгечләр, эчкерсез, кыю шәхесләр кирәк. Сорау туа: ә бездә бу шартлар үтәләме? Минемчә юк… Сүз – идарә әгъзалары турында. Идарә ул – “идарә итү” дигән сүздән. Язмышлар хәл ителә торган урында гаугалы, көн саен фикере үзгәрә торган икейөзле, очраклы кешеләр булмаска тиеш. Ләкин, әсәрләр бит укучы өчен языла, аерым әгъзалар өчен түгел. Монда катлаулырак хәл. Йөз кешедә – йөз төрле зәвык. Билгеле инде, күпчелек өчен җиңел генә укыла торган, артык кичерешләрсез, гади, баш миенә көчәнеш китерми торган әсәрләр кирәк. Кыскасы, җиңел генә яшисе килә. Гаеп түгел. Шуннан китә зур-зур тиражлар, «халык мәхәббәте». Ә җиңел килгән җиңел китә дә, тиз онытыла да бушлык калдыра. Чын сәнгать ул – бөтенләй икенче нәрсә. Хәер, күптән күпләргә билгеле хакыйкатьне әйтеп утырам кебек. Язган идем, иң популяр китап –  мәзәкләр җыентыгы. Әйе, минем фикерләрдә яшьлектән калган максимализм бар. Кайдандыр хәтеремдә калган: «Ирешеп булмаслык камиллеккә, максатка омтылганда гына, шедеврлар туа…»  Кем шулай әйткәндер, хәтерләмим, куен дәфтәремә теркәп куйган идем. Яза белмәгән язучылар, халык белмәгән халык язучылары. Халыклар океанында эреп югалган телсез милләт. Яза белгән «язучы түгел» берлеккә керүдән баш тартуын горурланып сөйли…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

«Балачакта гади генә сурәт тә, музыка да, кино да, басма язмалар да миңа бик нык тәэсир итә иде. Мавыгучан, кызыксынучан бала идем. Мәсәлән, бер открытка әле дә күз алдымда: анда – Кремль, кар бөртекләре, төсләр… Шушы рәсем артында ниндидер серле, могҗизалы, әкияти дөнья күрәм. Үсеп җиткәч, мин дә ул дөньяда яшәрмен кебек тоела иде. Туган авылымнан балалар йортына китүне, ахры, шул гүзәл тормышка алып барган юлның бер баскычы итеп кабул иткәнмендер. Барысы да тормышка ашты бит! Могҗизалы әкият илендә яшим, кар бөртекләре дә, Кремль дә бар. Ә төсләрдән күзләр камаша…»

 


Фикер өстәү