Ак әбиләр шундый буладыр

Май аен зарыгып-сагынып көтеп ала Асия апа. Мартны башлаган мизгелдән алып, үткән һәр көнне күңеленнән сызып бара. Ул шулай май аен якынайтмакчы була. Әйе, бик кадерле май ае Асия апага.

Теге чакта – 1945 ел маеның тугызынчы көнендә – симәнә тапшырып кайтканда, сугыш бетү турында хәбәр иткән кешенең тавышы бүгенгедәй колагында яңгырый кебек: «Сугыш бетте! Сугыш бетте!» Юньле кием күрмәгән, ярым ач, авыр хезмәттән гәүдәләрен көчкә тотучы юлдашларының баскан урыннарында җиргә утырып елавын хәтердән сызып ташларга буламы соң?! Бу хатирә күзләре мәңгелеккә йомылганчы онытылмас инде. 75 ел узып, инде үзенә 90 яшь тулса да…

Сугыш. Бу сүзне яратмый Асия. Ул аның балачагын урлый. Укырга теләге булса да, бишенче сыйныфка бара алмый, чөнки эшкә җигелгән яшүсмерне колхоз рәисенең кулдан ычкындырасы килмәгәндер, шулай ук үзләренең бакча-каралтысында, өйдә дә эшнең бетәсе юк. «Унбиш яшемдә ат җиктем», – дигәненә оныклары аптырый, чөнки бу хезмәтнең асылын аңламыйлар. Урак уру, көлтә бәйләү, печән чабу, ашлык киптерү, гомумән, колхозның хатын-кызлары, яшүсмерләр башкарган авыр хезмәт турында сөйләп торуның мәгънәсе юк, чөнки техник алгарыш чорының интернет пәрәвәзе колына әйләнгән бүгенге балаларны болар кызыксындырмый инде. Юк, үпкәләми Асия апа аларга: һәр чорның – үз галәмәте. Нишлисең, аңа сугышның авыр елларын кичерергә, илне яңадан аякка бастыруда катнашырга насыйп иткән. «Гомер биргәч, җитешле тормышның рәхәтен дә күрәм. Аллаһка шөкер итеп яшим, пенсиям җитә. Ялгыз башым каңгырып утырмыйм: балаларым бар», – ди ул. Аннан эшеннән дә шалтыратып хәлен белүләрен, бәйрәмнәрдә өенә килүләрен әйтә. Менә 90 яшь тулган көнен дә искә алып, күчтәнәч-бүләкләр белән килгәннәр.

Апас районының Күккүз авылында кибетче булып эшләгән Гарифулла атлы картны бүген хәтерләүче дә юктыр. Ул – Асия апаның әтисе. Яше чыгу сәбәпле сугышка алмаганнар аны. Йортта ир-ат булган гаилә ачлыктан интекмәгән. Асия апа сыер, сарыклар, тавыклар асраулары турында әйтә. «Яшьтәшләрем кебек мин дә печән әзерләүдә катнаштым, ләкин авырлык күбрәк әтигә төште», – дип искә ала ул. Сарык асрап, туйганчы ит ашаганнарын хәтерләми, чөнки итен, йонын, тавык йомыркасын хөкүмәткә тапшырып барганнар. Өстәвенә, иң олы апасының ире сугыштан кайтмый, аның өч баласын да үзләренә сыендыралар. «Ачлыктан үлүчеләр булды. Исемнәре белән хәтерләмим. Әнием йомыш белән керүченең берсен дә чәй эчерми чыгармый торган иде. Бар булганын өстәлгә куйды. Күрше балаларының юк йомышны бар итеп кергәләвен белсә дә, ачуланмады. Нишлисең, аларның әтиләре – сугышта. Үзләре көч-хәл белән җан асрыйлар; әниләре, өлкән балалар колхоз эшеннән бушана алмый», – ди тыл ветераны.

Асия апа авылдашы Кәшәфетдингә кияүгә чыгып, каенана йортына күчә. Кәшәфетдин – әнисенең бердәнбер баласы, шуңа да башка чыгу турында сүз дә булмый. Шул рәвешле, 45 ел каенана белән яшәп, аны 97 яшендә хөрмәтләп, соңгы юлга озата Асия апа.

– Үзем өчен дә, кызлар һәм оныклар өчен дә үрнәк әби булды каенанам. Зарлануны белмәде, булганына рәхмәтле булды. Намаз карчыгы иде. Мине дә өйрәтте. Табибларга да йөрмәде. Аның хәтта медицина карточкасы да юк иде. Үләр алдыннан, сырхаулып китте дә, кызым табиб чакыртты. «Картлык чире, озак тормас», – диде табиб. Ул язып калдырган даруларны эчмәде. «Мин, килен, йоклаган килеш кенә үлеп китәрмен», – дигән иде. Теләге кабул булды. Аннары ирем дә китеп барды, – дип сөйли Асия апа.

Егерме ел Спас районының Болгар авылында яши Таҗиевлар. Кәшәфетдин абый мәчет кадәрле йорт сала. Күп итеп хайван асрыйлар. Тормыш үз көенә барган көннәрнең берендә, ул Казанга күчү турында сүз кузгалта. Сәбәбе дә җитди: балаларны укытырга кирәк. Озакламый фатирлы да булабыз дип торганда, Кәшәфетдин абый тагын юлга хәстәрләнә башлый. Монысында Түбән Кама шәһәренә. Ир сүзеннән чыкмаган хатынга аның карары белән тагын килешергә генә кала. Бу 1975 ел була. Тормышның төпкеленнән күтәрелеп, тормышка теш-тырнак белән ябышып, булсынга яшәгән бу гаиләгә Түбән Камада яңа оя кору авыр булмый. Икесе дә химия комбинатына эшкә урнаша.

Май аен көтеп алуның тагын бер сәбәбен әйтте Асия апа: яраткан бакчасына бара. Май аеннан октябрьгә кадәр бакчада яшиләр икән. «Җирдә эшләргә яратам. Бу сыйфат балаларыма да күчте. Беразга гына булса да, үземне авылда итеп хис итәм», – дип, тәрәзә төпләренә, өстәлләргә тезелгән үсентеләргә төртеп күрсәтә Асия апа.

Шактый вакыт сөйләшеп утырдык Асия апа белән. Ләкин ул бер генә тапкыр да тормышыннан зарланмады, берәүне дә ачуланмады. Ак әбиләр шундый буладыр.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Түбән Кама


Фикер өстәү