Җәмәгать транспортында банк картасы белән түләү гадиләшә

Казанда – автобуслар, трамвай һәм троллейбусларда яңалык. Җәмәгать транспортында йөрү өчен банк картасы белән түләүдәге үзгәрешкә кагыла бу.

Хәзер без аның өчен онлайн-режимда, ягъни шундук интернет аша банк белән элемтәгә кереп түли башлаячакбыз. Ә моңарчы офлайн-режимда – банк белән берникадәр вакыт узгач кына элемтәгә кереп түләдек (транспортта барган өчен түләгәнлеккә «смс»ны бер тәүлек чамасы узганнан соң гына алу шуны бик яхшы аңлата). Бу эш болайрак башкарыла: банк картасын валидаторга куя идек тә, терминал, түләгәнлекне язып алып, чек чыгарып бирә. Шул рәвешле көн дәвамында шәһәрдәге барлык кондукторларның валидаторларыннан мәгълүматлар җыелып, банкка тапшырыла. Банк, аларны тикшереп-барлап чыкканнан соң, акчаны транспорт оешмасына тапшыра. Тик автобус-троллейбуста банк картасы белән «офлайн» түли башлагач, картада акчасы бетеп китүен тоймый калучылар шактый ук авыр хәлдә калгалаган очраклар да булды. Ник дигәндә, валидатор, картада акча юк, дип күрсәтсә, бу карта автомат рәвештә банкның «кара исемлеге»нә эләгә иде. Мондый очракта пассажирга кесәсендә калган «тере» акчасы белән түләсә-түләмәсә дә, гаепле сыман калып, «Транспорт картасы» оешмасына гариза язып тапшырырга һәм транспортта барган өчен түләргә туры килде.

Хәзер исә эш гадиләшә: банк картасын валидаторга куйгач, банк белән шул мизгелдә үк элемтә барлыкка килеп, юлга түләү акчасы шундук тотып калына. Пассажир картасында акча бетсә, терминал картаны, кибетләрдәге кебек, кабул гына итми. Шулай итеп, карта бернинди дә «кара исемлек»кә эләкми.
Тагын бик тә кирәкле бер яңалык. Хәзер банка картасы белән бер тапкыр барганда берничә тапкыр түләргә мөмкин. Ягъни үзең өчен карта белән түләп, янәшәңдәге балаң өчен кесәңнән «тере» акча эзләү матавыгы узганда кала, дигән сүз.

Фото: sobaka.ru


Фикер өстәү