«ВТ»ның «Кыска хикәяләр» марафонында ничек катнашырга?

Күп кенә укучыларыбыз шундый сорау белән мөрәҗәгать итә.

Редакциядән:

– Кыска хикәяләр марафоны инде тәмамланып килә. Әлеге проект “Калеб” яңа буын берләшмәсенеке иде. Калеблеләр хикәя язарга теләгән яшьләрне җыйдылар һәм укулар оештырдылар. Галимә Дания Заһидуллина, язучылар – Марат Кәбиров, Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Радмила Хакова, Фирүзә Җамалетдинова дәрес биргәннән соң, яшьләргә атнага бер хикәя язу биреме бирде. Әлеге хикәяләрнең иң яхшылары “ВТ”да басылып бара. Сезнең сорауны “Калеб”кә юлладык, алар теләүчеләр булса, әлеге укуларны дәвам итү мөмкин,  дип җавап бирделәр.

Сүз уңаеннан, “ВТ” яхшы хикәяләрне болай да бастыра.


Фикер өстәү