Алексей Песошин: «Көчле рухлы кешеләр сез!»

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлады. Аның котлавында мондый юллар бар.

23 февральдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре төп бәйрәмнәрен – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Батыр һәм көчле рухлы кешеләр, чын ватанпәрвәрләр бәйрәме бу. Илебез файдасына хезмәт иткәннәрнең, бүген хезмәт итүчеләрнең яки Кораллы Көчләр сафларына әле кушылырга гына әзерләнүчеләрнең һәммәсенә, тыныч хезмәте, хәрбиләрчә фидакарьлеге белән илебездә иминлек, тотрыклылыкны тәэмин итүчеләрнең, бөек илебезнең данын һәм куәтен ныгытучыларның барчасына ихтирам хисе белән сугарылган бәйрәм!
Иң элек авыр сугыш елларында үзләренең ватанпәрвәрлек һәм интернациональ бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлап үтәсем килә. Аларның данлыклы героик сәхифәләрен локаль сугышлар һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучылар дәвам иттерде.

Без, үткәндәге тарихи чорлардагы кебек үк, яңаны булдыру юлындагы тыныч тормышыбызның ышанычлы төстә саклануына ышанабыз. Кораллы Көчләрнең кадрлар составы ныгый, һөнәри осталыгы арта һәм матди-техник тәэмин ителеше яхшыра. Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухына тәрбияләү өчен күп эшләнелә.
Безнең республика да илнең оборона куәтен ныгытуга саллы өлеш кертә. Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексына керүче предприятиеләренең көче хәтта бик катлаулы оборона заказларын да үтәү мөмкинлеге бирә. Татарстан яшьләре Россия Оборона министрлыгы частьләре һәм подразделениеләрендә үзләренең хәрби бурычын лаеклы төстә үтәп килә.

Барлык хәрби хезмәткәрләрне, аларның хатыннарын, әти-әниләре, балаларын Ватанны саклаучылар уңаеннан котлыйм! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм рухы һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!


Фикер өстәү