Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта: “Хезмәт хакы күтәрелмәсә, җитештерүчегә эш бетә”

Мамадыш республика үсешенә зур өлеш кертә. Алар бүген үк иртәгәге көнгә карап эш йөртә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына сәфәре вакытында шулай, диде.
Мамадыш совхозында урнашкан Кызыл Тау мәктәбендә ул «Үсеш ноктасы» программасы кысасында белем алучы балалар белән дә очрашты.

– Әлеге программа ярдәмендә күп кенә кече шәһәрләрдә һәм авылларда балаларның сәләтләре башка яктан ачыла. Балалар өчен бу бик яхшы мөмкинлек. Кызлар аш-суга, тегүгә өйрәнсә, егетләр роботлаштыру белән җенләнә икән. Бу мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар шундук кирәкле булачаклар. Чөнки алар хезмәт белән тәрбияләнә. Моны башка мәктәпләрдәге укучыларга да күрсәтү, өйрәтү мөһим, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

– Мин җиденче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәптә 9 түгәрәк эшли. Мин компьютер серләренә төшенәм. Монда уку бик ошый. Өстәмә белемле булуыма бик шатмын, – ди Илдан Мөхәммәтшин.

Мамадышлыларның килгән кунакларга күрсәтерлек эшләре шактый булып чыкты. Еллык эш нәтиҗәләре турында район советы утырышында башлык Анатолий Иванов сөйләде.

– Районда 27800 баш мөгезле эре терлек бар. Сөт саву буенча без республикада икенче урында, – ди район башлыгы. – Терлекчелек буенча уңышларга җирле инвестор ярдәме белән ирешәбез. Аның 5400 савым сыерына исәпләнгән заманча ике сөт комплексы, малларны симертү өчен 25 мең мөгезле эре терлек сыйдырышлы бинасы бар. Быел яңадан бер ферма һәм Израиль технологиясенә нигезләнеп малларны ашата торган махсус комплекс төземәкче. Биредә сыерлар 30 – 40 литр сөт бирәчәк һәм симертүгә куйган маллар көнгә 1,5 килограммга артачак. Димәк, әле алга таба ирешәсе уңышлар күп булыр дигән өмет бар. 2019 ел безнең өчен икмәк үстерү буенча да уңышлы булды. Соңгы 20 ел эчендә мондый нәтиҗәләргә ирешкән юк иде. «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы үз җирләренең гектарыннан 40,1 центнер ашлык алды.

Төзеклек буенча да район беренчелекне бирми. Узган ел Мамадыш Россиядәге кече шәһәрләр арасында узган «Татарстандагы иң төзек торак пункты» бәйгесендә беренче урын алды. Район башлыгы әйтүенчә, әлеге зур уңышларга республикада гамәлдә булган дәүләт программалары ярдәме белән ирешәләр. Быел да җиң сызганып эшләмәкчеләр. Төрле программалар буенча Мамадышка 2,5 млрд сум акча бирелгән. Бу хакта хисап тотканда, Анатолий Иванов республика җитәкчеләренә район халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

– Быел ипподром танымаслык булып яңартылачак. Аны төзекләндерү өчен каралган акчаны бөтенроссия бәйгесендә оттык. «Безнең ишегалды» программасы буенча өч ел эчендә Мамадышта 150 күп катлы йортларның 83 ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылачак. Быел 17 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Кече Сөн авылында композитор Яруллиннарның төп йорты урынына сквер ясамакчы булабыз, – дип планнары белән уртаклашты район башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин дә Мамадышта яңа төзелешләрне күреп шаккатуын җиткерде.

– Иске баракларның берсе дә калмаган. Күп кенә яңа төзелешләр белән таныштым, район халкының тырыш икәнен дә беләм. Әмма интернет заманы бит, мамадышлылар миңа да яза. Хастаханәдә табиблар җитмәгәннән зарланалар. Менә шушы проблеманы хәл итәргә кирәк. Үз районыгызга белгечләр укытып кайтарыгыз. Табибы да булмагач, авыл халкы нишләсен? – дип риторик сорау бирде Дәүләт Советы Рәисе. – Районның күп оешмасында хезмәт хаклары аз. Кешенең кесәсендә акчасы булмаса, җитештерүчегә аннан файда юк. Халыкның тормышын яхшыртыйк. Яшәр өчен шартлар булмагач, аның авылда каласы килми. Ә безнең максат – авылларны яшәтү. Шәһәр халкы үзе теләп саф һавалы, чиста сулы җиргә кайтырга тиеш. Шулай иткәндә генә миллилегебезне, телебезне, гореф-гадәтебезне саклый алырбыз.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: tatarstan.ru


Фикер өстәү