Чаллы урамнарында киләсе атнадан яңа типтагы зур өч автобус барлыкка килә. Шул турыда «Пассажирлар ташу» ҖЧҖ компаниясе директоры Николай Тятюшкин сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Шәһәр өчен гадәти булмаган машиналар 26нчы маршрут буенча йөри башлаячак. Компания иң беренче чиратта запас частьларның бәясе һәм һәркем файдалана алырлык булуы мөһим булса да, иң уңайлы модельне сайлаячак шәһәр халкының теләкләрен истә тотачак, дип аңлатты басма әңгәмәдәше.
Бу автобуслар аз хәрәкәтләнүче төркем – инвалидларны һәм коляскалы әниләрне дә йөртергә мөмкинлек бирә. 76 пассажир сыйдырышлы LOTOS автобусының бәясе – 9 млн сумнан артык, 72 утыру урыны булган «МАЗ» автобусының бәясе – 6,3 млн сум, ә 42 кеше йөртүгә исәпләнгән Simaz автобусы 4,3 млн сум тора.
Шул ук вакытта дәүләт субсидияләренә Чаллы һәм Ульяновскида җитештерелгән автобуслар гына алып була, Минскида эшләнгәнен субсидиягә алып булмый, дип аңлатты Тятюшкин.
«Пассажирлар йөртү» оешмасы күп кеше сыйдырышлы илледән алтмышка кадәр автобус сатып алырга планлаштыра, шул ук вакытта аз габаритлы автобуслардан да баш тартмыйлар.
«<…> без зур автобуслар сатып алуга курс алабыз һәм акрынлап иске машиналар маршрутлардан китәчәк. Әмма бездә проспектларның да төрле булуын исәпкә алырга кирәк. <…> Зур һәм кечкенә автобусларны маршрутларда дөрес итеп берләштерүне карау мөһим», — дип аңлатты эшмәкәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat