«Өлгермәдек!» Авыл халкы куркыныч фаҗигане әле дә оныта алмый

Өлгермәдек! Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүчеләр әнә шулай, ди. Авылдашлары 2 группа инвалид Илфан Мөхәммәтшинны янгыннан коткара алмауларына үкенә алар.  Авыл уртасында яшәгән Илфан абый көпә-көндез янып үлә.  Туганнары бер атна көн элек кенә 63 яшен тутырган абыйларының иртәгә өчесен уздыра.  

–  Әле дә бу хәлне оныта алмыйбыз. Күршебезнең йорты дөрләп янды. Каралты-куралары бик җитеш, өе өч яклы иде.  Йорт-җире тыштан да, эчтән дә балкып торды. Түр якларында гына җиде тәрәзә аларның. Илфанның кулы эш белде, – дип сөйли Гөлшат Шәрәфетдинова.

Илфан абый өйләнеп, гаилә корган була. Тик хатыны белән аерылышалар. Шуңа да ул авылга әти-әнисе янына кайта. Ул чакта сәламәтлегенә дә зарланмый. Табиблар башында шеш тапканнан соң, авырулары башлана да инде аның.

– Энем исемә төшә дә, утырам да елыйм. Иртәгә менә өчесен уздырабыз инде, – ди апасы Дания. – Без сигез туган идек. Башта әнине югалттык. Абый әти белән бергә яшәде. Күптән түгел әти дә бакыйлыкка күчте. Бәла ялгыз йөрмәде. Табиблар энемнең башында шеш тапты. Башта аны яман чир дип куркыттылар. Яшәү теләге көчле иде аның. Операциягә дә риза булды.  Башында  начар әйбер тапмасалар да, операциядән соң сәламәтлегенә зыян килде. 2016 ел иде бу. Хастаханәдән кайтып 1 ай торгач, эпилепсия чире башланды. Ә аннары бер як кулы-аягы параличланды. Сөйләшүе бетте, безне аңламый башлады. Ирем үлгәнче, аны ул карады. 7 ай  элек иремне дә югалттым. Шуннан соң, энемә күршебез социаль хезмәткәр булды.

Дания апаның төзәлергә өлгермәгән яраларына кагылдым. Әмма ул күз яшьләренә буылып булса да, үзенең язмышын сөйләп бирергә көч тапты.

– Күрде инде башларым. Моннан алты ел элек 38 яшендә улым Ренат ашказанына операция ясатканнан соң, наркоздан айнымыйча үлеп китте. Ә аның артыннан 49 көн үтүгә, киленем китеп барды. 15 яшьлек кызлары миндә калды. Ул чакларда бик авыр иде. Инде хәзер кызым Казанда яши. Бала хәсрәте һич кенә дә онытылмый. Ичмаса, киленем дә озын гомерле булмады дип өзгәләнәм, – ди Дания апа.

Менә хәзер ире артыннан, бертуганын да югалтты. Дания апа Илфан абыйның ярдәм сорап кычкыра алмаганына бик борчыла.

– Ул бит тәрәзә буена килгән. Аны ачкан да. Тик теле булмагач, кешеләрне чакыра алмаган. Әгәр сәламәт булса, тәрәзәдән сикерер иде дә бит. Ут та тиз таралган. Өстенә түшәм төшкән. Янгын чыгар дип кем уйлаган? Әле бит төш вакытында күршесе кереп ашатып чыккан, – дип өзгәләнә  Дания апа.

Ут чыкканын ишетүгә үк Дания апаның кече улы абыйсын коткарырга йөгерә. Тик аны эчкә кертмиләр. Йорт дөрләп яна. Янгын сүндерүчеләрне озак көтәләр.

– Сәгать ярым үткәч кенә килделәр. Әгәр иртәрәк килсәләр, ичмаса абыемның гәүдәсен алып чыгарлар иде. Ул янып түгел, төтенгә тончыгып үлгән. Янгынны да электр чыбыгыннан чыккандыр дип уйлыйбыз. Чөнки абыем үзе берни пешермәде, чәйнеге зал ягында тора иде, – ди Дания апа. – Ник янгын чыккач хәбәр бирүче җиһаз куйдырмадыгыз дисезме? Өлгермәдек. Узган елның декабрь аенда әйдә куек дип килгән булганнар. Тик ул аңлап бетермәгәнме, кирәкми дигән. Ә без куярлар дип көткән идек. Тик менә күңелсез хәл килеп чыкты. Бернигә дә өлгермәдек. Абыйны да коткара алмадык, өе дә янып бетте. Башка кешегә мондый кайгылар килмәсен!

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда  ел башыннан биш меңнән артык янгын булган.  115 кеше һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр 386 кешене коткарган, күп катлы йортлардан 1800 кеше эвакуацияләнгән. Янгын турында хәбәр итә торган җайланма хәбәр биреп, 67 кешене шул исәптән 34 баланы котарганнар.Республикада бу җиһазны күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә, авыр хәлдә яшәүчеләргә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, ялгыз яшәүче кешеләргә бушлай куйдыралар. Җиһазны җирле үзидарә аша юллап була. Сатып алган очракта да, җиһаз кыйммәт тормый. 200 сум түләп, кеше гомерен саклап калырга була.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү