Татарстан мөфтие күпхатынлылыкны яклап чыгыш ясады: «Хатын-кызлар ялгыз калмасын өчен»

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Инстаграм»ында «Күпхатынлылык — сөннәтме?» дигән сорауга җавап бирде.

«Пәйгамбәребез әйтте: ике, өч яки дүрт (хатын — ред. иск.). Әгәр дә сез күпчелек ирләр кебек куркасыз икән, бер хатын белән гына канәгатьләнергә тиеш. Ике фронтка караганда, бер тылда булу яхшырак, — кеше моны уйларга тиеш. Ләкин әгәр дә ул бик яхшы кеше икән һәм аның ике гаиләне тоту өчен җитәрлек хәле бар икән, һәм дөрес вакыт бүлеп бирә ала икән, бу бит хатын-кызлар ялгыз калмасын өчен яхшы «, — диде мөфти.


Фикер өстәү