Йолдызнамә | 24 февраль – 1 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Зирәк һәм сабыр булуыгыз эштә уйламаганда-көтмәгәндә зур гына бер уңышка ирешүгә китерер. Гомумән, бу атнада алдыгызда әйбәт-әйбәт мөмкинлекләр ачылып кына торыр. Аларны кулдан ычкындырмас өчен эчке сиземләүне генә “ишетмичә” калмагыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Еш кына хәтта үзегезгә дә зыян салып, һаман саен кешеләргә яхшылык эшләргә атлыгып торасызмы? Бу атнада инде үзегез турында кайгыртырга кирәк: язга әзерләнү ниятеннән өс-башыгызны карагыз, сәламәтлекне тикшертү буенча эш-мәшәкатьләрне төгәлләп куярга тырышыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Атна башында финанс хәлегез яхшырыр. Гомумән, акча эшләргә өйрәнеп килүегез  сизелә башлар. Тормышыгызда матур гына сюрпризлар “полосасы” да башланып китәр шикелле. Кыскасы, кай яктан карасаң да, искиткеч шәп чор!

Кысла (22.06 – 22.07) Вакыйгаларга бай һәм бик тә күңелле атна. Җитәкчегез кыенлыкларны җиңә алуыгызны күреп, үзегезгә шәп кенә эшләр йөкләр. Шәп дигәне, акчалы булу өстенә, күңел халәтегезгә дә туры киләчәк дигән сүз.  Кыскасы, эше барның – ашы бар, дип тик йөрерсез горурланып…

Арыслан (23.07 – 23.08) Эшләрегез әйбәт барыр. Җитәкчегез үзегезне әледән-әле башкаларга үрнәк итеп куяр. Тик менә үзегездән көнләшүчеләрнең зәһәр елмаеп йөрүләре генә… Хәер, алар әллә ни зур “һава торышы” ясый алмас, хезмәттәшләрегез арасында чын дусларыгыз күбрәк чөнки.

Кыз (24.08 – 22.09) Кайберәүләр фикеренчә, сез – чынбарлык тормыштан берникадәр аерылганрак, җиңелчәрәк уйлый торган кеше. Тик бу атнада андый сыйфатның эзе дә калмас. Хезмәт урынындагы кыенлыкларны бер селтәнүдә хәл кылу дисеңме, катлаулы эшләрне соклангыч дәрәҗәдә башкарып чыгу дисеңме…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Гадәттә сез тормышыгызны авырлыклардан башка  күз алдына да китермисез һәм хәтта тик торган җирдән дә проблемалар уйлап табасыз шикелле. Ләкин бу атнада әлеге гадәтегезне онытып, башкачарак – тынычрак яши башларсыз. Болай яшәүнең яхшырак икәнен раслаган хәлләрнең килеп чыгуын күреп, үзегезнең дөрес юлда икәнегезгә, әй, сөенерсез!

Чаян (24.10 – 22.11) Кагыйдәләр һәм чикләүләрне күралмыйсыздыр да бит… Әмма бу атнада аларны санга сугарга, башкаларның да фикерләренә колак салырга кирәк. Чынында моның бернинди дә авырлыгы юк: кызык өчен генә йолдызлар киңәшенә колак салыгыз әле: үзегезгә дә ошап китәчәк!

Укчы (23.11 – 21.12) Борчылып утырырга бернинди сәбәп юк: өйдә, шулай ук  эштә барысы да  әйбәт булачак. Туганнарыгыз арасыннан берсе әйбәт кенә яңалык белән сөендерәчәк. Ял көннәрендә генә юктан кәефегез кырылып алырга мөмкин анысы. Тик юатучы булганда, куркыныч юк…

 Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Сез – йомшак табигатьле, эчкерсез кеше. Әмма тирәгездә намуссызрак кешеләр пәйда булып, күңел тынычлыгына кизәнергә мөмкиннәр.  Мондыйларны ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышудан да хәерлесе юк.  Яхшы яңалык – күмәк хезмәтнең нәтиҗәсен күреп сөенергә насыйп булыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кеше нәрсә әйтер, дип шикләнеп кала торган гадәтегез юк анысы. Әмма бу атнада шикләнү әйбәтрәк булыр. Юкса абруегызга зыян килмәгәе. Хезмәттәшләрегез арасыннан берсе үзегездән көнләшә башларга мөмкин. Шуңа күрә фикерләрегезне сер итеп саклагыз, уңышларыгыз белән мактанмагыз.

Балык  (20.02 – 20.03) Финанс мәсьәләсендә сюрпризлар көтегез: олигархка әйләнергә иртәрәк әле, әлбәттә, әмма үзегезне байларча хис итә алуыгыз хак. Эштә килеп туган бер вакыйга  алыштыргысыз хезмәткәр булып торуыгызны күрсәтер һәм бу рухыгызны күтәреп җибәрер.

 

 


Фикер өстәү