Чаллы бассейнында хлор белән алты яшүсмер агуланган

Чаллыда бассейнда хлор белән агуланган алты яшүсмерне хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итте.

Кичә кич, Боровецкий урманы ял базасыннан 9 олы һәм 9 яшүсмернең үзләрен начар хис итүләре турында хәбәр килә. Барысы да күңел болгану, ютәлләү һәм күз кызаруга зарланган.

Нәтиҗәдә, хастаханәгә 6 яшүсмерне салганнар. Калган зыян күрүчеләрне табиблар урында караган. Аларны хастаханәгә яткыру таләп ителмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, агулану бассейнны зарарсызландыру матдәсе аркасында барлыкка килгән.


Фикер өстәү