Татарстан Президенты Кафил Әмиров гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың элеккеге прокуроры Кафил Әмировның вафаты уңаеннан аның тормыш иптәше Нурия Шамил кызы исеменә, кайгы уртаклашып, хөкүмәт телеграммасы юллады.

“Бу сезнең өчен дә, безнең республика өчен дә авыр, һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык, зур югалту.

Кафил Фәхразый улы уникаль, көчле шәхес, компетенцияле җитәкче, үз эшен бик яхшы белгән тәҗрибәле хокук белгече иде. 13 ел буенча республиканың алыштыргысыз прокуроры, университет мөгаллиме һәм яшьләрнең остазы, фоторәссам һәм берничә китап авторы – башкалардан аерылып торган бөтен талантын ул республикага багышлады һәм Татарстанда закончылыкны ныгыту һәм саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертте, – диелгән рәсми телеграммада. – Аның турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. Кайгы уртаклашу сүзләрен балаларыгызга, Кафил Фәхразый улының бөтен туганнары һәм якыннарына җиткерүегезне дә үтенәм. Нык булыгыз, бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм көч телим.”

Кафил Әмиров бүген вафат булды. Аңа 70 яшь иде.


Фикер өстәү