Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу вакыты билгеле

Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу 24 февральдә узачак, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев.

Саубуллашу иртәгә сәгать 10да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың элеккеге прокуроры вафат сәбәпле кайгысын уртаклашты.


Фикер өстәү