Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтте

24 февральдә Татарстанда һава шартлары бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Төнлә һәм көндез республикада (аерым алганда, Казанда — төнлә һәм иртән) буран һәм бозлавык булуы ихтимал, диде синоптиклар.

Шулай ук төнлә һәм иртән көньяктан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.

Алдарак «Татар-информ» метеорологларның дүшәмбе көнне Татарстанда һава торышын актив атмосфера фронты билгеләячәк дип фаразлавын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү