РКХ баш табибы: Diamond Princessтан төшкән барлык пациентларның хәлләре яхшы

Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princes лайнерыннан китерелгән барлык пациентлар да яхшы хәлдә, дип хәбәр итте профессор А.Ф. Агафонов исемендәге РКЙАХнең баш табибы Марат Гатауллин.

«Безнең хастаханәгә кергән сигез кешенең сәламәтлеге турында сөйләсәк, аларның температура күтәрелүе теркәлмәгән, аларда катараль күренешләр юк. Көн саен лаборатор контроль алып барыла. Барлык пациентларның хәле-яхшы. Алар өчен хастаханәдә Уңайлы булу өчен барлык шартлар да тудырылган», — дип сөйләде Гатауллин.

Аның сүзләренә караганда, пациентлар белән эшләүдә катнашкан барлык медицина персоналының сәламәтлеге дә контрольдә тотыла. Медикларның шәхси саклану чаралары бар, аларның һәркайсына медицина күзәтүе алып барыла.


Фикер өстәү