Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми

Социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли һәм мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә кабул итә. Көн саен кабул итү-диагностика бүлекләренә 300гә якын пациент мөрәҗәгать итә», — дип белдерделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хастаханәдә ОРВИ белән авыручыларның артуына бәйле рәвештә пациентлар өчен Роспотребнадзор таләпләре нигезендә чикләү режимын үтиләр. Шул ук вакытта, авыр хәлдәге пациентлар янына да, реанимация бүлекләренә дә керү чикләнмәгән.


Фикер өстәү