Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан Татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзерәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген, кояш баеганнан соң, кадерле, мөбарәк Рәҗәб ае керә – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булуы өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора», — ди мөфти.

Өч ай – Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан – мөселман тәкъвимендә фазыйләтле, өстенлекле айлар булып торуы белән үзенчәлекле. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рәҗәб ае җитү белән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Раббыбызга түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”.

«Хәдисләрдә билгеләп үтелгәнчә, күктә Рәҗәб ае беленә башлау белән, Рәсүлебез ﷺ өстәмә намазлар һәм догалар укый, ураза тота, сәдака бирә торган була. Сезне, кадерле дин кардәшләрем, Аллаһ Илчесенең ﷺ Сөннәтенә иярергә һәм Раббыбыз бүләк иткән бәрәкәтле мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырам. Безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга, Яралтучыбызның рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп булса иде!» — ди мөфти.


Фикер өстәү