«Кайберәүләр, фәләнгә булыштым, ярдәм иттем, дип сөйләп йөри…»

Россиядә яшәүче халыкның 76 проценты үзен игелекле кеше дип саный. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру шундый нәтиҗә күрсәткән. Игелекле кеше нинди була?  Респондентлар фикеренчә, андый кешеләр башкаларга ярдәм итә һәм терәк була, битарафлык күрсәтми, яхшы эшләр башкара, дөресен сөйли. Үзен игелекле дип санаучылар хатын-кызлар арасында күбрәк икән. Ә сез игелекле кешеме?

 

Аделина Биккинина, фотограф (Дәрвишләр бистәсе):

– Үземне мәрхәмәтле кеше дип саныйм. Кешегә беркайчан да ачу сакламыйм, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Йөрәктә бары тик саф һәм матур хисләргә генә урын булырга тиеш дип саныйм. Әмма яхшылыкның, игелекнең дә төрлесе була. Берәүләр яхшы гамәлләрне мактану, кемдер алдында өстен күренергә теләп эшли. Иң мөһиме – игелекле эш йөрәктән чыгарга тиеш. Ихластан башкарган эш, бумеранг кебек, кире үзеңә әйләнеп кайтачак. Мактанып әйтүем түгел, фотограф буларак, инде өч ел рәттән инвалид балаларга бушлай фотосессия оештырам, аннан ул фотосурәтләрне чыгартып, бүләк итәм. Бу да игелекнең бер төре.

 

Гөлназ Мәрданова, КФУның Яшьләр сәясәте департаменты хезмәткәре:

– Игелекле гамәлләрне дан-шөһрәт казану максатыннан эшләмисең, күңел кушканга башкарасың. Хәзерге вакыттагы хезмәтем волонтерлык һәм ихтыярилар хәрәкәте белән бәйле. Студент чактан ук мондый чараларда еш катнаштым, уку йорты кысасында төрле акцияләр оештыра идем. Университетта “КФУ – игелекле кешеләр планетасы” дигән Ирекле­ләр үзәге эшли. 7-8 ел инде әлеге үзәк эшчәнлегендә кайныйм. Бу – минем өчен яшәү рәвеше. Соңгы елларда үзем проектлар язам, аларны яклыйм, бу өлкәдә тәҗри­бәм җитәрлек. 2019 елда “Россия иреклесе” бәйгесен­дә катнаштым, донорлык эшенә багышланган проект тәкъдим иттем. Тынгысыз йөрәкләр, теләктәшлек күрсәтүчеләр күп. Без экологик акцияләр оештырабыз, сугыш ветераннарына, өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга ярдәм итәбез. Мәрхәмәтле булу күпкә рәхәтрәк.

 

Альбина Кармышева, җырчы:

– Әлбәттә, мин үземне игелекле кеше дип саныйм. Кая гына чакырсалар да, барып җырлап кайтам. Бик күп хәйрия чараларында катнашам. Һәм барысын да чын күңелдән эшлим. Андый эшләрне кем өчендер түгел, ә беренче чиратта үзең өчен башкарасың. Түләүле эшләрем булса да, андыйларына бармыйча калганым юк. Хосписка барсам яки башка төрле хәйрия чараларында катнашсам, күңелемә рәхәтлек алам, эшләрем уң була, яхшы хәбәр алам яки авырып торган әнием савыгып китә. Кешеләр өйдә тик утырганчы, нинди дә булса игелекле эшләр башкарсалар, дөнья күпкә чистарак, ямьлерәк, рәхәтрәк булыр иде.

 

Илшат Сәхипов, эшмәкәр (Әгерҗе районы):

– Безнең нинди кеше икәнебезне бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Һәркем күңеле белән игелек кылырга тырыша. Биш вакыт намаз уку, кешеләрне рәнҗетмәү, сәдака бирү, зәкят түләү дә игелекле гамәлгә керә. Кайберәүләр, фәләнгә булыштым, ярдәм иттем, дип сөйләп йөри. Игелек эшләгәнсең икән, сөйләп йөрмә, оныт инде син аны. Юкса, мактану булып кабул ителәчәк. Дин буенча да шулай: мохтаҗга сәдака бирәсең икән, уң кулың биргәнне, сул кулың күрмәскә тиеш. Шуңа күрә үземнең игелекле эшләрем турында бер сүз дә әйтмим, мактанудан китмәсен…

 


Фикер өстәү