Илкүләм проектларның уңышлы булып чыгу-чыкмавын гомер озынлыгы күрсәтәчәк

Илкүләм проектларны тормышка ашыруда иң төп бурыч – бөтен илне ышанычлы төстә үстерү.

Бу җәһәттән безгә кайсыдыр бер ноктада ниндидер нәтиҗәгә ирешү генә җитмәячәк. Россия Президенты Владимир Путин ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә (“Владимир Путинга 20 сорау” проекты өчен) шулай дип белдергән. “Владивостокка килгәч, биредәге яңа аэропортны, федераль университетны, Сочиның үсүен күреп сөенәм, – әмма болар аерым бер урыннардагы нәтиҗәләр генә. Ә безгә бөтен ил буенча киң фронтта нәтиҗәләргә ирешү кирәк. Моңа кадәр кулланылып килгән чаралар, шул исәптән дәүләт программалары алдыбызга куелган бурычларга җавап бирмәде”, – дигән ул. Президент фикеренчә, илкүләм проектларның уңышы илебездә яшәүчеләрнең гомер озынлыгы белән билгеләнә. Уртача гомер озынлыгы арта икән, димәк, илкүләм проектлар уңышлы хәл ителә, дигән сүз. Шул ук вакытта ул илдә йөрәк-кан тамырлары, туберкулез авыруларыннан, юлларда үлүчеләр саны кимүен дә искәрткән. Владимир Путин сүзләренә караганда, илкүләм проектлар элеккеге программалардан тәгаен максатлары, аларны ничек һәм шәхсән кемнәр тарафыннан тормышка ашыруның билгеләнүе белән аерылып тора.

Сүз уңаеннан, барлыгы 12 илкүләм проект билгеләнүен, аларның сәламәтлек саклау, демография, мәгариф, экология кебек иң мөһим өлкәләрдәге бурычларны хәл кылуны үз эченә алуын искә төшерик. 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиешле проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә. Шуның 13 триллионнан артыграгы – федераль бюджеттан, 7,5 триллионы – бюджеттан тыш чыганаклардан, 4,9 триллионы – төбәкләр бюджетыннан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү