«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларына кытлык күзәтелгән очракта, тулы булмаган эш атнасы кертү мөмкинлеге турында боерык чыгарды. Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында әлеге илдән детальләр алуда кыенлыклар килеп туарга мөмкин дип яза «Вести КАМАЗа» газетасы .
«Коронавирус инфекциясе таралу аркасында эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларының (чимал һ.б.) күләме кимүгә бәйле рәвештә 20 апрельдән предприятиедә тулы булмаган эш атнасы кертелергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта, тулы булмаган эш атнасын кертмәскә дә мөмкиннәр, чөнки мондый документларны еш кына саклык чарасын күрү өчен кабул итәләр һәм күпчелек очракта үтәү вакыты җиткәнче гамәлдән чыгаралар.