Иртәгәгә һава торышы: буран һәм бозлавык булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдерүенчә, 26 февральдә, Татарстан территориясендә янә һава шартлары начарая дип белдерә. 

Төнлә һәм иртән республикада көчле буран чыгачак, шуның аркасында кар көртләре хасил булачак.

Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә буран вакытында күз күреме 1 чакрымга кадәр начараер дип көтелә. Республикада һәм Казанда көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү