«Газпром»га хәер бирегез

Әле кайчан гына иң бай компанияләрнең берсе булып саналган «Газпром» бүген көчкә сулыш ала. Табигый һәм сыекландырылган газ базарында чып-чын бәяләр сугышы бара. Газ тәкъдим итү арта, аңа ихтыяҗ кими.

Усал телләр инде “зәңгәр ягулык” монополиясенә Европага газны үзкыйммәтеннән түбәнрәк бәягә озатырга туры киләчәк, дип сөйлиләр. 2019 елның сентябрендә Голландиядә (Европаның газ бәясен билгеләүче төп саклагычында) мең кубометр газның бәясе 117 долларга кадәр төште. Бу – Европа тарихында иң түбән бәя. Шик юк: 2020 елда бәяләр тагын да түбәнрәк сикерәчәк. Бердән, газ җитештерү арта, икенчедән, Кытай вирусы ягулык куллануны кискен киметте.

«Газпром» 2019 елда ерак чит илләргә 199,2 млрд куб м газ озаткан, гомуми экспорт 236,9 миллиардка җиткән. Бу – рекордлы күрсәткеч. Шуңа карамастан газ сату керемнәре түбәнәйгән: 37,7 миллиард долларга гына калган. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 15,4 процентка кимрәк, ди.

Быел хәлләр тагын да яманрак буласы. Кытайга барырга тиешле танкерлар Европага таба борылды. Көнбатыш базарында ничек теләсәләр, шулай сайланалар. Россиядән газ озату өчтән бер өлешкә кимеде инде. Җитмәсә, Европадагы газ саклагычлар үткән елда ук тулып ташыган иде. Украина аша газ озату тукталыр дип куркудан, Көнбатыш базары “зәңгәр ягулык”ны рекордлы күләмдә сатып алып тутырып куйды. Хәзер торба газы да, сыек газ да кирәгеннән артык. Җылы кыш та үз сүзен кискен итеп әйтте: ягулык элекке кадәр кирәкми.

Килеп туган вазгыятьтә барлык газ сатучы компанияләр дә рентабельлекнең нәрсә икәнен оныта башлады. АКШта, мәсәлән, газны бушка алып китсәң, сөенә-сөенә бирүчеләр җитәрлек. Менә шундый шартларда «Газпром» зыянга эшли башлавы турында чаң суга да инде. Дистәләгән миллиард долларны торбага тыгып, суга ташлаган компаниянең хәле ничек уңай булсын ди? Компанияне фәкыйрьлек чигенә китереп җиткергән менеджерларның барысы да эштән чыгарылды. Элекке җитәкчелектән бер Миллер әфәнде генә утырып калды. Яңа команда хәзер дәүләттән ярдәм сорый. Салымнарны киметү, дәүләт финанславы дигән коткару тәгәрмәченә өметләнә. Ихтимал, россиялеләргә дә үз кесәләреннән турыдан-туры ярдәм өстәргә туры килер. Тел төбенә эчке базарда газга бәяләр күтәрү турында сүзләр салынган чыгышлар яңгырады инде. Дөрес, салым өстенлекләре һәм дәүләт финанславы дигәне дә шул ук салым түләүче халык ярдәме инде аның. «Газпром»га бирәләр икән, кемнәндер алалар, димәк.

«Газпром» авыл фермасы түгел, аңа һичшиксез ярдәм күрсәтеләчәк. Монысына шикләнергә кирәкми. Балтыйк диңгезе төбендәге торбаларны металл ватыгына сатып акча эшләмәсләр бит инде. Хәер, ягулык базарына АКШ сыек газы кереп тулса, ул торбалар шул диңгез төбендә күгәрер дә инде.

Тычканга үлем, мәчегә көлке дигәндәй, Украина да халык өчен газ бәясен төшерү турында игълан итте. Аларга рәхәт, алар сатмый, сатып ала.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: gazeta.ru


Фикер өстәү