Кемнәр зур сугыш учагын кабызып җибәрергә әзерләнә?

Үткән атнада дөнья яңалыклары үзләренең кайнау ноктасына якынлашты. Төньяк Сүриядә Төркия – Россия конфликты киеренкелек чигенә килеп терәлде.

Бу уңайдан Америка телевидениесе дүшәмбе чыгарылышында «Төркия һәм Россия: солтан патшага каршы» дигән сюжет әзерләде. Каршы торучы көчләр, ике арада фронт сызыгы сызып, зур сугыш учагын кабызып җибәрергә әзерләнә. АКШ та, Россия НАТО илләренең берсенә каршы атом коралы кулланса, аңа каршы шулай ук атом бомбалары белән җавап бирүгә исәпләнгән хәрби өйрәнүләр үткәрде. Сәясәт белгечләре моны Әнкара белән конфликт алдыннан Мәскәүне кисәтеп кую дип бәяләде. 5 мартта Төркия – Германия – Россия лидерларының Истанбулда очрашуы көтелә. Кара диңгез ярындагы сөйләшүдә яклар килешүгә ирешмәсә, зур сугыш янгыны кабынуы ихтимал.

Көнбатыш илләре, үткән елның октябрендә Россия Грузиянең хөкүмәт һәм дәүләт оешмаларына киберһөҗүмнәр ясады һәм аларның эшчәнлеген параличлады, дип шаулыйлар һәм җавап итеп Мәскәүгә яңа санкцияләр кертү белән яный.

Дөнья яңалыкларының алгы сызыгына яңадан коронавирус чыкты. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы генераль директоры Тедрос Гебрейесус чирнең пандемиягә (гадәттән тыш көчле эпидемиягә) әверелү куркынычы барлыгын игълан итте. Яңа вирус планета буйлап үзенең дәһшәтле адымын көчәйтә. Кешеләр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландыра, илләр белән илләрне чәкәләштерергә тели, икътисадның тез астына суга, кайсыдыр әхлак кагыйдәләрен җимереп ташлый, кайчандыр җимерелгән кагыйдәләрне яңадан торгыза. Әйтик, дөнья кинематографы тарихында беренче тапкыр буларак фильмнар төшергәндә интим сюжетларны куллану тыела башлады, чөнки бу чир таралуга китерергә мөмкин. Хәзер режиссерлар һәм актерлар үбешмичә генә сюжетлар төшерергә өйрәнә. Капланып-ябынып йөрү (хиҗап һәм никаб) мәҗбүри кагыйдәгә әверелеп бара.

Милли азчылыкларны каһәрләүләре һәм җәзага тартулары белән танылган чинлылар бүген үзләре дөньяның төрле илләрендә дискриминацияләнә. Боливиядә кытайлар дип белеп япон студентларын кулга алдылар. Чиннар өчен чикне япкан илләр саны ишәя. Кытайлы булу гына түгел, Кытайда булу да сине персона нон грата итәргә мөмкин. Канадада бер фатир хуҗасы Күк асты иленнән кайткан ватандашын фатирдан чыгарырга азапланды. Тегесе чыкмагач, ишеккә «карантин» дигән язу элеп куйды. Коранавирус Казанны дөнья яңалыклары тасмасының күренекле урынына күтәрде. Би-би-си казанлыларның социаль челтәрләрдә бер-берсен шәһәрдә эпедимия башлануы турындагы ялган сүзләр белән куркытулары турында махсус хәбәр тапшырды. Имештер, Республика клиник хастаханәсе карантинда икән, сигез кеше куркыныч чир йоктырган икән дигән фейклар белән казанлыларның телефоннары тулган, ди.

Халыкара валюта фонды җитәкчесе Кристалина Георгиева коронавирусның глобаль икътисадны чәлпәрәмә китерү ихтималлыгы турында белдерү ясады. Дөрес, аның сүзләре «бәлки куркыныч үтеп тә китәр әле» дигән өмет белән сугарылган.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү