Укытучыга кул күтәрүчеләр төрмәгә эләгергә мөмкин

Гомумроссия мәгариф профсоюзы укытучыларны мыскыл иткән укучыларның ата-аналары өчен җәзаны катгыйландыручы закон проектын әзерләгән. Бу хакта әлеге оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ нигезендә ата-аналар үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен штрафны алты тапкыр — 500дән 3 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Моннан тыш, һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру вакытында укытучыны мыскыл иткән өчен гражданнарга — 5 мең, җитәкчеләргә — 40 мең, юридик берәмлекләргә 150 мең сумга кадәр штраф салу тәкъдим ителә. Шул ук вакытта педагогка карата көч куллану гамәлләре өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Әлеге закон проекты «педагогик хезмәткәрләргә карата мәсхәрәләү һәм көч куллану гамәлләре рәвешендәге ихтирамсыз мөнәсәбәт өчен җаваплылыкны билгеләү һәм көчәйтү максатларында» эшләнгән. Соңгы вакытта Россия мәктәпләрендә укытучыларга һөҗүм итү очраклары ешайды, бу исә “белем алу мөмкинлегенең сизелерлек кимүенә генә түгел, ә җәмгыятьтә педагогик хезмәткәрләрнең аерым хокукый статусын киметүгә дә китерә”.

Документ Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитетына карауга тапшырылды, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.


Фикер өстәү