Татарстанда Балалар онкология үзәге һәм 9 ФАП төзергә планлаштыралар

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 2020 елда тугыз яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар онкологиясе үзәге төзү планлаштырыла. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова сөйләгән.

«Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» һәм «Балалар сәламәтлек саклау системасын үстерү» федераль программалары Татарстанда тугыз яңа ФАП һәм Балалар онкологиясе үзәген төзүне күздә тота», – дип аңлаткан ул.

2019 елда әлеге илкүләм проект буенча Татарстанның Лаеш районында бер ФАП төзелгән һәм 15 балалар поликлиникасы ремонтланган.

Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычлары — эшкә яраклы халыкның үлем санын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметү, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү, яман шешләрдән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү.


Фикер өстәү