Шикәр заводлары ник ябыла?

Россиядә шикәр заводлары ябыла. Алар арасында Татарстанның Нурлат шикәр заводы да бар. Башкортстандагы Мәләвез заводы да эшен туктавуы турында хәбәр итте. Тула өлкәсендәге Товарковский заводының да шундый ук планнары барлыгы билгеле булды.

Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин “Ведомости” газетасына биргән әңгәмәсендә моның сәбәбен илдә шикәр артык күп җитештерелү белән аңлаткан. Аның сүзләренә караганда, 2020-2021 елгы авыл хуҗалыгы сезонында гомуми куәте 150 мең тоннадан артык киткән заводлар эшли алмаячак. “Ведомости” язганча, әгәр шикәргә бәяләр үзгәрмәсә, башка оешмаларны да ябарга туры килмәгәе. Үзләре шикәр чөгендере җитештергән заводлар гына эшләрен дәвам итә алачак.

Әлеге мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да игътибар үзәгендә. Ул Нурлат район Советы утырышында көндәшлеккә сәләтле булмаган шикәр заводына инвесторлар җәлеп итү кирәклеге хакында белдергән иде. Нурлат шикәр заводының (ул “Агроинвест” холдингына керә) рентабельлеге түбән. Җиһазларның бик нык тузуы һәм йөкләнешнең аз булуы аркасында биредә җитештерелә торган шикәр комының үзкыйммәте бик югары.

– Бу бик авыр тема. Аеруча әлеге предприятиене ачкан кешеләргә кыен. Ләкин бу завод башка көндәшлеккә сәләтле түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта заводта эшчеләрне кыскарталар. Хезмәткәрләрнең бер өлеше башка предприятиеләргә күчәчәк.

– Рентабельлек түбән булу аркасында, соңгы елларда Аксубай, Лениногорск һәм Нурлат районнары хуҗалыклары шикәр чөгендерен эшкәртми башладылар. 2019 елда “Агроинвест” холдингы күп акча югалтты. Фаразлар буенча, шикәрнең килограммы 19 сум булган очракта, быел оешма тагын да зуррак зыян күрәчәк иде. Шул сәбәпле, завод үз эшен туктатырга дигән карарга килде, – диелә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатмасында.

Зөһрә Садыйкова    


Фикер өстәү