«Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору» темасына «Кайнар линия»эше оештырылачак

26 февральдә (10: 00дән 14: 00гә кадәр) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында халыкны кабул итү һәм «Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору» темасына «Кайнар линия»эше оештырылачак.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары алып барачак.

Кабул итү Казан шәһәре, Батурин ур., 7, 136 кабинет  адресы буенча оештырыла.

Кайнар линия телефоннары: 567-81-69, 266-36-71, 266-36-72, 266-36-74.


Фикер өстәү