Чистарыныр вакыт җитә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада санитария-экология икеайлыгын үткәрү турында Министрлар Кабинеты боерыгын имзалаган.

Чара 1 апрельдән башланып, 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Боерыктан күренгәнчә,  җирле хакимиятләр өмә һәм башка чараларның расписаниесен төзергә тиеш. Аларга ишегаллары һәм паркларны гына түгел, бәлки әле комлыклар, су саклау зоналарын, базарлар һәм башка урыннарны да чистартырга-җыештырырга кирәк булачак. Моннан тыш җирле хакимиятләрнең көче белән рөхсәт ителмәгән урыннарда калкып чыккан чүп өемнәре дә бетереләчәк.

Сүз уңаеннан, Казанда гомумшәһәр өмәсе 25 апрельгә билгеләнгән.


Фикер өстәү