“ТАССРның 100 еллыгына – 100 исем” проектына “Ватаным Татарстан” газетасы да кушылды

Татарстан Милли музее “ТАССРның 100 еллыгына – 100 исем” дигән сәхифә башлап җибәрде. Әлеге проектка “Ватаным Татарстан” газетасы да кушыла.

Без ел дәвамында исемнәре республика тарихына кереп калган шәхесләребез турында кыскача мәгълүмат биреп барачакбыз. Биредә телгә алынган шәхесләрнең шәхси коллекцияләре белән Милли музейда танышып була.

Кәримов Фатыйх Әхмәтвәли улы 1909 елның 9 гыйнварында Уфа губернасы Бәләбәй өязе Күл-Ил-Мең (Илекәй Мең) волосте Ает авылында (хәзер Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы) мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Башлангыч белемне туган авылында ала. 1922 – 1923 елларда Бәләбәй шәһәрендә педагогия техникумы хәзерлек курсларында укуын дәвам итә. Әти-әнисе вафат булганнан соң Казан шәһәренең Н.К. Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнә.

1926 – 1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый. Бу чорда Фатыйх Кәрим үзенең беренче шигырьләрен һәм хикәяләрен яза, «Крестьянская газета», “Азат хатын”, “Атака” журналлары редакцияләре белән хезмәттәшлек итә. «Хәзер сезнең белән» дигән беренче шигыре «Кечкенә иптәшләр» журналында басыла. 1931 елда “Башлангыч җыр”, 1932 – 1933 елларда “Җиденче төн” һәм “Тавышлы таң” исемле ике җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең поэзиясе югары гражданлык хисе белән сугарылган. Алар арасында “Безнең юл”, “Урман”, “Балык тәмлеме, әллә камчымы”, “Безнең һәйкәл” һәм башка шигырьләре, “Яшен уты” (1932) һәм “Аникин” (1936) поэмалары.

1938 елның 2 гыйнварында М. Әмир, К. Нәҗми һәм Ш. Госманов кебек татар язучылары белән бергә Фатыйх Кәримне дә кулга алалар. Аны пан-төркиче троцкистлар хәрби оешмасын оештыруда, мәдәният фронты эшчәнлеген җимерүдә гаеплиләр һәм 10 ел төрмә срогына хөкем итәләр. Ул аның 4 елга якынын Коми АССР территориясендә урнашкан лагерьларда уздыра.

1941 елның 12 ноябрендә, дәлилләр җитмәү сәбәпле, Фатыйх Кәрим эше буенча тикшерү эшләре туктатыла. 3 декабрьдә ул Казанга гаиләсе янына кайта, ә берничә көннән үз теләге белән фронтка китә.

Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗаты зур патриотизм хисе белән сугарылган. Ул үзенең әсәрләрендә татар халкының гүзәл чалымнарын, туган иленә мәхәббәтен сурәтли. Фронтта ул биш поэма, ике повесть, пьеса һәм 120 артык шигырь яза.

Ул бөтен сугыш юлын диярлек рядовой солдат булып уза. Бары тик 1945 елның гыйнварында, Ленинград хәрби инженерлар училищесын тәмамлаганнан соң гына, аңа кече лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирелә. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1945 елның 19 февралендә Кенигсберг янындагы сугышта батырларча һәлак була. Вафат булганнан соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла.

1946 елда тормыш иптәше Кадрия Ишукова ТАССР Дәүләт музее (хәзер Татарстан Республикасы Милли музее) фондларына татар шагыйре Фатыйх Кәрим белән бәйле тупланманы бүләк итә.

Соңрак кызы Ләйлә Кәримова шулай ук әтисе язмышы белән бәйле кайбер материалларны тапшыра. Әлеге тупланмадагы аеруча кыйммәтле экспонатлар булып шагыйрь шигырьләрен һәм язмаларын теркәгән 17 куен дәфтәре санала. Аларның ундүрте Фатыйх Кәримнең сугыш кырларында иҗат иткән шигырьләрен үз эченә ала.

Фотода: Фатыйх Кәрим хатыны белән.


Фикер өстәү