Казан вертолет заводының елына кимендә 100 һава судноларын чыгару мөмкинлеге бар, дип белдерде журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Әлбәттә, безнең хыял — Казан вертолет заводы елына кимендә 100 машина эшләсен иде. Моны булдырып була. Бездә быел 70 мең машинага заказ бар. Ми-8 һәм аның модификациясе, „Ансат“ һәм аның модификациясе барлыгын исәпкә алып, бу тагын да авыррак машина барлыкка килүен онытмыйк», — диде ул беренче серияле Ми-38 вертолетының VIP-вариантын тапшыру вакытында.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat