Кыска хикәяләр марафоны: Чәчләреңдә шомырт исе

Алар кабат очраштылар. Ишек ачылган саен тылсымлы тавыш чыгарган асылмалы ташлар, шәһәрнең ашыктыргыч кызу агымыннан соң күңелне тынычландыра торган җылы саргылт ут, һәрчак нидер таләп итеп, вазифа йөкли торган дөньядан араларга теләгән пәрдәләр – шундый мохиттә булды күрешү.

Элегрәк, сукмаклар аерылганчы, шактый еш йөрелгән гади бер кафе иде ул. Эштән соң сугылып чыгыйм дип кергән Азамат олы юлга карап торган түр өстәл янына утырды. Кулы белән чынаяк тоткасына үрелүе булды, йөрәккә үтеп кереп, аның бар почмагын астын-өскә китерергә, бәгырьнең иң нечкә кылларын да югары ноталарда уйнатырга сәләтле таныш тавыш колакка чалынды. Азамат, дөрес ишеттемме дигәндәй, башын күтәреп карады. Юк, ул ялгышмаган иде.

Күпме тырышып та, җанга якын күзләргә бер тутырып карый алмагач, киләчәктәге күрешү ничектер искиткеч дәрәҗәдә дулкынландыргыч булыр кебек тоелган иде. Ә ул очрашу гади генә булырга тиеш икән. Дөрес, бер ел элек булган вакыйгаларга егет үзе гаепле. Хәтер дәфтәрен актарып, элекке көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын йөгерә. Ничек булды соң әле ул? Ә, әйе!..

Йөрәкләрдә өмет бөреләндергән майның җылы киче иде. Әйтәсе сүзен куркакларча түгел, ә Зәринәнең күзенә карап җиткерәсе килгән иде Азаматның. Шуңа күрә ул шау чәчәккә күмелгән шомырт агачы янындагы фонарь астында тукталды. Күңелендәге киеренкелекне җиңә алмый, аның куллары яңа гына ачылып өлгергән шомырт чәчкәсенә үрелделәр. Ә янында бөтерелгән Зәринә күбәләк кебек әле бер якка, әле икенче якка омтылган җиреннән Азамат кулындагы шомырт чәчәген алып, күпереп торган чәченә кадап куйды:

– Ә хәзер минем чәчләремдә шомырт исе…
Азамат шул мизгелдә сүз башлады да инде. Хәтер почмагында өзек-өзек сүзләр генә калган: «Әйдә, тайм-аут алыйк. Мин арыдым…» Ничек эгоистларча уйлаган бит ул! Әйтерсең лә бу тормышта бар да җиңел генә бирелә.

Үкчәләрен кадаклап куйган шикелле, Зәринә баскан урынында катып калды. Тагын бераздан соң, алдан яңгыраган сүзләр бар ачылыгы белән аңына барып җиткәч кенә, аның кашлары җыерылды:
– Авыз ачып мондый сүз әйткәч, яхшылап уйлагансыңдыр дип өметләнәм. Хуш.
Озак та үтми, егет үзенең ияләшелгән тынычлыгын югалтты. Дус егетләр компаниясе, кызлар җыелган урыннар, футбол я хоккей – болар барысы да ничектер тоныкланып, бөтенләй мәгънәсез булып калдылар. Атна-ун көннән соң Азамат йөрәгенең нигәдер тынычсызлануын сизә башлады. Баштарак моның сәбәбе күнегелмәгән ялгызлык дип уйласа, соңрак егет бар эшнең дә бер ноктада җыелуын чамалады. Бар җиһанның мәгънәсен үзенә туплаган ноктаны зур өндәүгә әйләндереп, һәрчак күз алдында торган Зәринә егетнең күңеленә һич тынгылык бирмәде. Ниһаять, күңел киштәләренең һәрберсендә үзенең җылысын калдырган кызга беркайчан булмаганча мохтаҗ икәнлеген аңлагач, Азамат очрашулар эзләргә тотынды. Ләкин үзенең бәясен белгән озын толымлы кыз кире борылып караучылар рәтеннән түгел иде шул. Йөрәк җиңелде. Мәхәббәтнең аяусыз кануннары бу көрәштә җиңеп чыктылар.

…Тирә-юньдәгеләрнең барлыгын да онытып Зәринәгә төбәлгән карашны янәшәдәге кызлар күреп алды. Эчтә дулаган буранны ничек тә күрсәтмәскә кирәк! Горурлыкны таптап баш июдән узган инде эш. Йөзенә үк чыккан каушавын яшерергә тырышкан Азамат янына Зәринә үзе килде. Әйтерсең алар кичә җылы итеп хушлашканнар да бүген кабат алдан сөйләшенгәндәй очрашканнар. Зәринә тарсынмыйча үзе сүз башлады:

– Күзең каты синең, алай төбәлеп карама беркайчан да.
Кыз челтерәп көлеп җибәрде. Тәненә җылы дулкын йөгергән Азамат каршыда утырган Зәринәне кулыннан җиңел генә эләктереп алды да кичке тынлык таралырга өлгергән урамга ашыкты. Рәхәт мизгелнең тәмен белеп атлаган аяклар үзләреннән-үзләре Тукай паркына юнәлделәр. Башка уйлар барысы да төссезләнеп арткы планга чигенделәр, күз алдында бары тик озын толымнарын иңенә тараткан Зәринә генә калды. Кыз Азамат белән атлап барган җиреннән адымын тизләтеп алга чыкты да парк капкасыннан керүгә үк үзенә тартып торган шомырт агачы янына борылды. Йөзек кашы кебек, бар игътибарны җәлеп итәрлек агач шау чәчәккә күмелгән иде. Кызу атлап килгән җиреннән Зәринә үрелеп кенә бер тәлгәш чәчәк өзеп алды да аны йөзенә китереп күзләрен йомды.

– Нинди уйлар белән яшисең? Нинди планнар корасың? – Әңгәмәне үзе теләгән якка борырга теләп, шуңа туры килердәй сүзләр эзләп азапланды Азамат.
– Мин кияүгә чыгам.

Егетнең йөз чалымнары үзгәреп китәр микән дип сынап караган кыз шикләнебрәк һәм каушабрак кына шундый мөһим яңалыкны җиткерде. Бу кичтә күңеле белән йолдызлар янына ук менгән Азаматның күз алды караңгыланып китте. Ул, аягында басып калу өчен, ярдәм өмет итеп шомырт агачына таянды.

– Ә син йөреп туйдыңмы соң инде?
– Артыгы белән…
Кыз кулындагы кечкенә сумкасыннан тартып чыгарган Сибгат Хәким китабын ток суккандай басып торган Азаматка сузды.

– Алайса, син миңа тәкъдим ясарга онытмассың инде, яме…
Шигырьләр җыентыгы Азамат кулына кергәч, китап битләре үзеннән-үзе ачылды да күңелгә үк ут дөрләтеп, бармакларга кипкән шомырт чәчкәсе тиеп китте. Узган елгы, соңгы очрашу чәчкәсе булса кирәк… Саргылт төскә кергән тәлгәш астында, фонарь уты яктысында серле җемелдәшеп шигырь юллары тезелешеп ята иде:

«…Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр…»

Азамат Зәринә кулындагы нәфис чәчәк тәлгәшенә үрелде дә сак кына кызның чәченә кадап куйды:
– Ә чәчләреңдә синең шул ук шомырт исе…

Алинә Хәбибуллина


Фикер өстәү