Алексей Песошин: «Авыл хуҗалыгы – Апас районы икътисадының иң мөһим тармагы»

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Апас районына эшлекле сәфәр кылды. Хөкүмәт Рәисе сәфәренең төп максаты район советы утырышында катнашу иде. Утырыш башланганчы, район хакимияте башлыгы Равил Хисаметдинов белән хосусый эшмәкәр “Зәйнуллина Л.Ф.” теплица хуҗалыгында булды. Әлеге предприятиедә яшелчә һәм чәчәкләр үстерелә. Теплицада 24 кеше эшли.

Премьер-министр җитештерү цехларын, хуҗалыкта кулланыла торган технологияләр белән танышты, шулай ук теплица җитәкчелегенең комплексны алга таба үстерү планнарын тыңлады.

Алескей Песошинга сөйләп үтелгәнчә, узган елда хуҗалыкта 380 тонна кыяр, 140 тонна помидор, 3 мең данә тюльпан һәм 1,6 миллион данә бер еллык чәчәк үстерелгән. Продукциянең төп өлеше Татарстанда сатыла, шулай ук Мәскәү, Самара һәм Ульяновск өлкәләренә озатыла.
Татарстан Хөкүмәте Рәисе Апас районы советының йомгаклау сессиясендә иң элек районда ел йомгаклары буенча уртача хезмәт хакының 26 мең сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта 80 эш бирүче хезмәт хакын МРОТтан (хезмәткә түләүнең минималь күләме) кимрәк түли, ә 131 балалы гаиләнең җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк. Премьер-министр район җитәкчелеген, предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә, халыкның керемнәрен арттырырга, шулай ук Тормыш сыйфатын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе эшенең нәтиҗәсен көчәйтергә чакырды.

Республика Премьер-министры икътисадны үстерү шартларында гына халыкның керемнәрен тиешенчә арттырып булуын басып ясап әйтте. Апас районы социаль-икътисади үсеш рейтингында 39 нчы урында тора. Узган ел йомгаклары буенча тулаем җирле продукт күләме акчага салып исәпләгәндә 7,3 миллиард сум тәшкил иткән. Районның производствода җитештерү күләме, төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча күрсәткечләре мактанырлык түгел. “2030 елга кадәр районны үстерү стратегиясендә инвестиция проектларының күпчелеге авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә бәйле. Бу кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, авылда кече хуҗалыкларның эшен көчәйтү мәсьәләләренең игътибар үзәгендә калуын аңлата”, – диде Алексей Песошин.
Апас районы тулаем төбәк продукты күләмендә кече һәм урта бизнесның өлеше буенча 27 нче урында тора. Премьер-министр район хакимиятенә эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү эшен көчәйтү зарурилыгын билгеләп үтте.

Эшмәкәрлекне үстерү өчен үзмәшгульләргә махсус салым режимы яңа мөмкинлекләр ача. Апас районында 400дән артыграк кеше үзмәшгульгә әйләнгән.
Алексей Песошин район җитәкчелеге игътибарын республика тупланма бюджетына салым бурычын киметү буенча эшне тиешенчә оештыру зарурилыгына юнәлтте. 1 гыйнвар мәгълүматларына караганда, район буенча бурыч күләме артып, 45,5 миллион сумга җиткән.

Район икътисадында авыл хуҗалыгы мөһим урын алып тора. Узган ел йомгаклары буенча аграр комплекста тулаем продукция күләме акчага салып исәпләгәндә 2 миллиард сум чамасы тәшкил иткән. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекнең баш саны кимү күзәтелә: 2019 елда 2,7 мең башка кимегән. “Районда тәүлегенә сөт җитештерү күләме 59 тонна тәшкил итә. Бер сыердан уртача нибары 12,6 кг сөт савып алына. Сөт җитештерү күләмен арттыру өчен терлекчелек инфраструктурасын үстерергә кирәк”, – диде Алескей Песошин. Сүз уңаеннан, ул Апас сөт комбинатын яңартуның планлаштырылуын искә төшерде. Удмуртиядән инвесторлар килеп, 70ләп эш урыны булдырачак. Алексей Песошин район җитәкчелеген инвесторларга проектны тормышка ашыруда төрле яклап ярдәм итәргә чакырды.
Ә менә районның үсемлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләре шактый ук әйбәт. Узган елда якынча 81,8 мең тонна ашлык суктырылган. Әмма быелгы кыр эшләре өчен минераль ашлама җитәрлек күләмдә әзерләнмәгән әле.

Хөкүмәт Рәисе ел йомгаклары буенча районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең нибары 17,8 мең сум күләмендә уртача хезмәт хакына ия булуларына игътибарын юнәлтте. “Район хакимиятенә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә иң төп бурычларның берсе сыйфатында тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрүне билгеләү кирәк”, – дип йомгаклады сүзен Хөкүмәт Рәисе.


Фикер өстәү