«Казан» гаилә үзәге янында Май чабу бәйрәме булачак

Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Казан халкын һәм кунакларын Кышны озату бәйрәменә чакыра. 29 февральдә «Казан» гаилә үзәге янында славян мәдәниятенең «Май чабу» бәйрәме була дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Биредә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе була. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә артистлар, иҗат коллективлары, рус фольклор ансамбльләре, шулай ук Петрушка театры катнашында бәйрәм концерты уза.

Кечкенәләр өчен призлар уйнату, такмаклар конкурсы белән күңел ачу-уен программасы әзерләнгән. Бәйрәм кунакларын борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймак, кабартма һәм прәннек белән сыйлаячаклар. Бәйрәм ахырында Карачкы яндыру була.

Бәйрәмне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү