“Бу – минем туган авыл!” бәйгесенә: “Бер дә картаясы килми, “карт аюлар” урманда гына ул!”

“Ватаным Татарстан” газетасы авылны һәм авыл кешесен зурлау максатыннан “Бу – минем туган авыл!” дигән зур бәйге игълан иткән иде! Бәйгегә килгән язмаларны сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Инде шактый еллар пенсия яшендә булса да, әле һаман гаять актив тормыш белән яши: Мамадыш районында спортны үстерүгә зур өлеш кертә, адаптацияле физкультура буенча тренер вазифасын алып бара, “Россия пенсионерлар берләшмәсе”нең җирле бүлекчәсе рәисе дә булып тора Вәсимә Имамова.

Спорт – гомерлек юлдашы

Кече Кирмән авылында туып үскән кыз спорт карьерасын бишенче сыйныфта укыганда ясый. Укытучылар аның чаңгыда йөрү осталыгын, техникасын күреп алып гаҗәпләнәләр, район, республика ярышларына җәлеп итә башлыйлар. “Кызыл партизан” колхозы командасы ул елларда “Уңыш” ирекле спорт җәмгыяте, ТР Спорт комитеты, Татарстан профсоюзлары һәм СССР спорт комитетының Кызыл байрагына хәтле ия була. Укытучылары – Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Ринат Шакиров шәкертләрен командага тупланып яшәргә, җиңәргә өйрәтә. Мәктәпне бетергәч, Вәсимә Казанга юл тота. Мотор төзү заводына эшкә урнаша, чөнки аларның Урицкий исемендәге бик көчле спорт түгәрәкләре бар. Бер ай да эшләми, шунда инструктор итеп алалар. Россия буенча ярышларда завод данын яклап йөри, призлы урыннар яулый. Фотограф һөнәрен үзләштереп, әлеге юнәлештә дә хезмәт куя. Кияүгә чыгып, Ерак Себергә китә. Анда Новосибирск төзелеш институтын тәмамлый, инженер-технолог булып эшли, өч бала үстерә. Спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти.

“Универсаль солдатлар“

25 елдан соң туган якка әйләнеп кайта һәм районның яшьләр белән эшләү һәм спорт буенча бүлегендә, өр-яңадан җиң сызганып эшкә керешә. Грамоталы, энергияле, үз эшенә иҗади һәм җаваплы караучы тренерларга, талантлы педагогларга Мамадышта сорау зур. Вәсимә Имамова юлның иң катлаулысын сайлый: 2011 елдан бирле физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр командасы тренеры ул.

– Бу нык ихтыяр көчле, сынмас рухлы, көчле, соклангыч кешеләр белән эшләү бик кызыклы. Алар дөньяга оптимистларча карарга, югары күрсәткечләргә омтылырга, кешеләрдәге иң яхшы сыйфатларны ачарга ярдәм итәләр. Нәтиҗәләребез дә куанычлы, – ди тренер.

– Атнага ике тапкыр “Олимп” спорт комплексында шөгыльләнәбез: җиңел атлетика, чаңгы, өстәл теннисы, бочче, мини футбол… Безгә билгеле булган нинди спорт төре бар, Вәсимәбез аларның барысын да, нечкәлекләренә хәтле төшендереп, аңлатып, уйнап күрсәтә ала. Аның каршында син дә җебеп басып тормыйсың, нәкъ аныңча кабатлап, өйрәнәсең. Шуңа күрә Мамадыш инвалидлар җәмгыяте спортчылары бөтенесен дә булдыра ала торган “универсаль солдатлар”дан саналалар. Район күләмендәге спорт ярышлары, Татарстан Республикасы чемпионатында буламы, Россиягә чыгабызмы, Вәсимәбез безне әзерләгән вакытта: “Сез барысын да булдырасыз! Иң мөhиме – җиңү, урын алып кайту!” – дип өйрәтә, рухландыра. Шундый мотивация белән баргач, чынлап та, призлы урын белән, күп очракларда беренчелекне яулап кайтабыз. Яраткан тренерыбызның тел төбен, әйткән сүзләренең асылын  яхшы аңлыйбыз. Чын күңелдән ышанып, сине Татарстан җыелма командасы составына алганнар икән, ничек инде урынсыз кайтырга була?! Катнаштым, дигән сүз Вәсимәбез өчен дә, аның ярышка алып барган командасы өчен дә кулай түгел. Безнең девизыбыз: “Килдем, күрдем, җиңдем!” – дип сүзгә кушыла аның шәкерте, Россия күләмендәге ярышлар чемпионы Миләүшә Хәсәнова. Районныкы гына түгел, республикакүләм ярышлар да хәзер Мамадышта еш үтә. Вәсимә Имамова җитәкләгән чаралар җентекле әзерлеклелеге, энәсеннән-җебенәчә уйланылганлыгы, үткәрү урынының эстетикасы, матурлыгы белән аерылып тора, күпләгән тамашачыларны җәлеп итә, масштаблы, кызыклы үтә шул.

Сез дә кушылыгыз!

“Россия пенсионерлар берләшмәсе”нең (СПР) җирле бүлекчәсе рәисе буларак башкарган хезмәтләре дә зур игътибарга лаек Вәсимә Имамованың.

Мамадышта җирле бүлекчә 2006 елда оешкан. Аның составында ике йөзгә якын кеше исәпләнә. Өлкәннәр өчен биш юнәлештә түгәрәкләр эшли. Шәһәребезнең икенче лицее базасында елга ике мәртәбә оештырылган өченче буын Университетының “Компьютер грамоталылыгы нигезләре” программасы буенча курсларда өч дистәгә якын пенсионер бушлай белем ала, “Компьютер Land: өченче буын” республика бәйгесендә дә алар ел саен яхшы күрсәткечләргә ирешә. “Хокук белеме нигезләре“, “Җимеш һәм яшелчә бакчасы“ түгәрәкләре “Кайгырту” социаль-тернәкләндерү үзәгендә  уза. “Сәламәт яшәү рәвеше” шөгыленә  йөрүчеләр дә күп. Ветераннар “Татарстан чаңгы юллары”, “Татарстан кроссы”, “Олимп” спорт комплексында уздырылган шашка-шахмат ярышларында, иҗади смотр-конкурсларда, үзешчәннәр арасында уздырылган “Балкыш” фестивалендә актив катнашалар. Болгарга, Биләргә, Зөя утравына, Раифа монастырена, Хан Кирмәнгә, Алабугага, Кукмарага мәдәни-танышу туристлык сәяхәтләренә еш кузгалалар. Районыбызда күркәм эшчәнлекләрен киң җәелдергән “Ак калфак”, ветераннар Советы, инвалидлар җәмгыяте, “Сәламәтлек” клубының барысы белән дә уртак тел табып эшли “Россия пенсионерлар берләшмәсе”. Актив гражданнарны әлеге сафларга туплау дәвам итә.

Шәхси үрнәк – иң үтемлесе

Үзе дә пенсионерлар арасында үткәрелгән кышкы һәм җәйге спартакиадаларда катнашып, һаман призлы урыннар яулый. Республика күләмендәге “Ел хатын-кызы” бәйгесендә дә күркәм уңышларга иреште. Шәхси йортындагы бакчасында ниләр генә үстерми, ясаган кайнатмалары, тозламалары, пешергән тәмлүшкәләре телеңне йотарлык була. Тик өч бала анасы, ике онык әбисенең үз хуҗалыгында гына бикләнеп ятарга арасы да, теләге дә юк, тынгысыз күңеле җәмгыятькә файдалы хезмәткә, спортка, ерак җирләргә сәяхәтләргә тартыла. Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм академиясендә укучы төпчек кызы Алинә дә әнисе сукмагыннан атлый. Туган авыллары Кече Кирмәнгә еш кайталар, анда да күп кенә матур башлангычларның әйдәманнары – Имамовлар гаиләсе.

– Үземне һаман башкаларга кирәкле, файдалы итеп тоям, ярдәмем тигәнгә бик сөенәм, Аллага шөкер. Барлык кешеләрне дә спортны гомерлек юлдаш итәргә чакырам. Мин үзем үҗәтлек, куелган максатка ирешү кебек сыйфатларны шунда тәрбияләдем, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәндем. Бер дә картаясы килми, “карт аюлар” урманда гына ул!  – ди көр күңелле язмам герое.

 

Алсу Дияр,

Мамадыш


Фикер өстәү