Татарстанда ана сабыен тиреслеккә күмгән

Бер ай узганнан соң бала мәетен сукбай этләр авыл буйлап күтәреп йөргән.

Тәтеш районының Кече Шәмәк авылында яңа туган сабый мәетенә тап булганнар.

Хәзер «яңа туган сабыйны анасы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Баланың мәетен полиция хезмәткәре тапкан. Тикшерүчеләр баланың әнисе әлеге авылда яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз булуын ачыклаганнар.

Хатын 2019 елның декабрендә 7 айлык баланы үле килеш табуын әйткән. Йөкле вакытта табибка хисапка басмаган ана, үле баланы күмүне үзенчә генә хәл итеп куйган.

Баланың хәзер ни рәвешле үлгәнен тикшерәләр. Әгәр аның үлемендә әнисе гаепле булса, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү