Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәребез ашаган чакта, янына песи килеп утыра.
Пәйгамбәребез үзе эчә торган савытыннан шул хайванны авыз иттерә. Шул хәлне күргән Гайшә анабыз разыяллаһу ганһә: “Нишләвең бу? Эчә торган суыңны аңа эчертәсең. Пычрак хайван бит ул”, – дип аптырый. Аллаһның Илчесе:
“Киресенчә, ул пакь, җәннәт хайваны”, – дип җавап кайтара һәм савытындагы калган суы белән тәһарәт ала. Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылып, бер-беребезгә, ятимнәргә, мохтаҗларга, хәтта дүрт аяклы дусларыбызга карата да гаделлек күрсәтеп, мөселманча яшәргә насыйп итсен иде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин