Миңнеханов плей-офф сериясе башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашачак

Иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов плей-офф сериясе башланыр алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очраша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Континенталь хоккей лигасында плей-оффның чираттагы сериясе башланыр алдыннан республика Президенты традицион рәвештә «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очрашырга ниятли. Очрашу иртәгә билгеләнгән», — диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларга плей-офф сериясе уеннарында уңышлар теләячәк.

 


Фикер өстәү