Керфек озынайту, тырнак буяу һәм ирен күпертү гөнаһмы?

Бүгенге матурлык индустриясе хатын-кызларга булганнан канәгать булып кына утырырга ирек бирми, ясалма керфеген дә, чәчен дә куйдырабыз, иреннәрне дә кабартабыз, күз формасын да үзгәртеп куябыз. Шул рәвешле Аллаһы Тәгаләгә дә каршы барабыз булып чыкмыймы? Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов белән шуның турында сөйләштек.

– Хәзрәт, ислам динендә бизәнүгә мөнәсәбәт нинди?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) әйтте: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә матурлыкны һәм гүзәллекне ярата”. Ислам дине хатын-кызны бизәнүдән тыймый. Ләкин ул аны фәкать өйдә һәм ире алдында эшләргә тиеш. Әгәр инде бизәнгән килеш урамга чыкса, аңа Аллаһының һәм фәрештәләрнең ләгънәте төшә, шайтаннар аның эченә керерләр, чит кешеләрнең күзе төшеп, авыруга сәбәп булыр.

– Намаз укый торган хатын-кызларга ни өчен тырнак буярга ярамый?

– Буярга ярый, әмма намаз укыр алдыннан ул аларны бетерергә тиеш, югыйсә тәһарәте кабул булуда шик бар. Лак булганда тырнакларга су тими һәм тәһарәт алудан китми, шуның белән намаз да кабул булмас. Хәиз (күрем) көннәрендә намаз укылмый, димәк, бу көннәрдә буясалар да була.

– Чәч буявыннан да, имеш, тәһарәт дөрес булмый?

– Әйе, моның өчен чәчне кына белән буярга кирәк.

– Чәчне кистерергә ярыймы соң?

– Хатын-кызларның бизәге ул – аларның чәче. Элек чәч толымнары озын иде. Әлбәттә, чәчләргә игътибар биреп, аларны чиста һәм пөхтә итеп тотарга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд хатын-кызларга чәчләрен кыскартырга рөхсәт биргән, ләкин кырмаска кушкан. Шуннан чыгып әйткәндә, чәчне кистерергә мөмкин, ләкин ул ир-атларның чәченә охшаш булырга тиеш түгел.

– Хушбуй куллануда да чикләр бар икән?

– Хатын-кыз хушбуйны фәкать мәхрәм булган, ягъни бабасы, әтисе, абыйсы, ире һәм улы алдында гына куллана ала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтте: “Әгәр берәр хатын-кыз ирләрнең игътибарын алыр өчен, хушбуйны кулланса, ул зиначы булып саналыр”.

– Ни өчен диндә татуаж ясату гөнаһ санала?

– Тәнгә татуаж ясату мөселманнарга катгый тыелган. Бу – хәрам эш. Татуаж ясаучылар һәм ясатучыларга Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте төшә. Ул һәр нәрсәне камил рәвештә бар итте һәм аларны үзгәртүгә ихтыяҗ юк. Кем тәненә татуаж ясата, ул үзен Аллаһы Тәгаләдән өстен куя. Кем аны ясый, эш өчен алган хакы урланган булып санала.

Ир-ат затлы киемнәр киюдә, кыйммәтле бизәкләрне тагуда хатын-кызлар белән ярышырга тиеш түгел. Юкса ул аның зәгыйфьлеген күрсәтә.

– Каш йолкуның нинди гөнаһы бар?

– Ислам динендә Аллаһы Тәгалә яралткан каш формасын үзгәртү, ягъни аларны йолкып нәчкәртү тыелган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйтте: “Кашларын йолкыган хатын-кызларны Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылды”.

– Керфекләрне һәм чәчне озайтыр өчен дә ясалмасын куябыз шул…

– Аллаһы Тәгалә Үзенең мәхлукларының кирәк хаҗәтләрен белә. Мөселманнарга сәламәтлегенә зыян китерә торган бар нәрсә һәм Аллаһы Тәгалә биргән матур кыяфәтне үзгәртү дә ислам динендә тыелган. Шул нисбәттән ясалма керфек һәм чәч куллану Аллаһ сөймәгән эшләрдән булып санала.

– Ирләргә кагылышлы сорауларга да ачыклык кертегез әле. Ни өчен аларга алтын балдак һәм ефәк кием кияргә ярамый?

– Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам сул кулына чын ефәкне һәм уң кулына алтын алып әйтте: “Минем өммәтемдә булган ирләр өчен болар хәрам, хатын-кызларга рөхсәт ителә”. Шулай ук Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам хәдисләрдә әйтте: “Кем бу дөньяда чын ефәкне кия – ахирәттә аны кимәс”. Ефәк – әхлаксыз ирләрнең киеме. Алтыннан ясалган җиң каптырмалары, кул сәгате, ручка һәм шуңа охшаган әйберләр дә ирләр өчен тыелган. Ислам дине – иң беренче чиратта әхлак дине. Аннары ислам дине артык зиннәтләүгә каршы, чөнки бу түбән теләкләргә, шәһвәтләргә иярүгә, аннары кешеләрне аеруга сәбәп була. Ислам ул гаделлек дине һәм тигезлеккә чакыра. Шуның өчен кемнең байлыгы артык икән, ул аны фәкыйрьләргә, мескеннәргә, мохтаҗларга бирсен.

– Ирләргә сакал йөртү мәҗбүриме?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сакалы куе һәм озын иде. Ислам күзлегендә сакалның озынлыгы бер тотам кадәр булырга тиеш. Бер хәдистә Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам: “Сакалны җибәрегез, мыекны кистерегез!” – дип әйтте. Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын, савабын һәм кыямәт көнендә Пәйгамбәр галәйһиссәламның шәфәгатенә ирешергә теләсә, аңа сакал йөртергә бернинди дә авырлыгы булмас. Беренчедән сакал ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Икенчедән, ирләрне хатын-кызлардан аера. Өченчедән, хатын-кызны чәче бизәсә, ир-атны сакалы бизи. Дүртенчедән, сакал ирләр эталоны булып тора. Бишенчедән, һәр чәч бөртегендә фәрештә утыра һәм ул Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтә, аның әйткән һәр тәсбихе сакал йөртүчегә савап булып языла.

– Соңгы вакытта ирләр дә маникюр ясатырга йөри башлады. Рөхсәт ителәме ул?

– Ислам – пакь дин һәм ул чисталыкка нигезләнгән. Тырнаклар гел үскәнгә күрә, аларны кисәргә кирәк. Чөнки тырнак эчендә пычрак җыела. Кайда шакшылык, шунда шайтаннар җыела. Әгәр инде ир кеше махсус салонга барып, тырнакларны кистерсә, матурайтса, ул гамәл саваплы булыр. Ләкин аны ир-атлар эшләргә тиеш. Чит хатын-кызларга тырнакларын кистерү гөнаһ булып язылыр.

– Ирләргә чәч буярга ярыймы?

– Чәче агарган ирләргә кынага буярга ярый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер кешенең башы кынага буялганны күргәч: “Ничек матур булды!” – дип әйтте. Тагын Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам: “Әгәр сез ак чәчләрне буярга һәм аның төсен үзгәртергә теләсәгез, ике үсемлектән, ягъни кына һәм киндердән файдаланыгыз”, – дип киңәш бирде. Карт кешеләргә агарган чәчләрен кара төскә кертергә ярамый. Чөнки бу яшьләргә охшату була. Бу эш адашуга китерә.

 

Дилбәр Гарифуллина

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү