«Акчарлак»та йөзәселәр бар әле: Яшел Үзәндә табигый газ кулланучы пассажир судносы җитештерелә башлый

Яшел Үзәндә, Россиядә беренче булып, кысылган табигый газ кулланучы пассажир судносы җитештерелә башлаячак.

Сүз ял-сәяхәт итү өчен тәгаенләнгән елга теплоходы турында бара. А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында (ул «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясе» составына керә) 03622 «Чайка» судносы корпусына «нигез» салдылар. Бу чараның мөһимлеге килгән кунаклардан да сизелә. Монда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» җәмгыяте департаменты начальнигы, идарә әгъзасы Вячеслав Михаленко, Россия һәм Татарстан министрлыклары вәкилләре һәм, әлбәттә инде, хуҗалар – «Ак Барс» холдинг компаниясе, Яшел Үзән районы җитәкчелеге һәм проектны эшләүчеләр катнашты.
– Россиядә моңарчы газ ягулыгында эшләүче пассажир судноларын – елганыкын да, диңгезнекен дә төзүче булмады. Илебез табигый газга бик бай. Әлбәттә инде, бүген шәһәрләр һәм гомуми файдаланудагы юлларны гына түгел, дәрьяларны да экологик чиста транспорт иңләргә тиеш. Бу проект – нәкъ менә шуның үрнәге, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантананы ачып. Аның сүзләрен Вячеслав Михаленко җөпләде: «Мондый зур эшнең нәкъ менә Татарстанда башлануы юкка түгел. Республика һәр башлангычны беренчеләрдән булып күтәреп ала. Бу очракта да сынатмассыз дип уйлыйм», – диде ул. Форсаттан файдаланып, судно төзелеше эшенә гомерләрен багышлаган осталарны бүләкләргә дә җитештеләр.

Бу заказга ия булу өчен завод «Күчемсез милек объектларын – су транспортының гражданнар өчен судноларын сатып алганда капитал салуны тормышка ашыруда «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыятенә 2019 һәм 2021 елларда федераль бюджеттан субсидия бирү турында» Россия хөкүмәте карары нигезендә үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыккан.
Елга судноларының ягулык сыйфатында табигый газ куллана башлавы кайсы яктан файдалы соң? Әлбәттә инде, монда беренче чиратта экология мәсьәләсе күздә тотыла. Икенчедән, традицион ягулык төрләренә караганда, газ белән эшләү двигательгә озаграк «яшәргә» мөмкинлек бирә. Өстәвенә, газның бәясе дә арзанрак. Димәк, бу – су транспортын эксплуатацияләү белән шөгыльләнүче компанияләр теләсә кайсы гамәлләренең үзкыйммәтен төшерә ала дигән сүз.
Әйткәнебезчә, Россия елга флотында табигый газ белән эшләүче пассажир суднолары әлегә бөтенләй юк. Татарстан моңа кадәр дә «Газпром» җәмгыятенең ярдәмче подразделениеләре белән тыгыз элемтәдә булды. Сәнәгатьнең төрле тармакларында да, транспортның төрле төрләре өчен дә ягулык буларак табигый газ куллану буенча системалы төстә эшләп килде. Димәк, су буйлап сәяхәт итәр өчен теплоходлар төзүне безгә тапшыру да аңлашыла. Ышаналар.

«Чайка» берьюлы 150 – 170 пассажирны йөртә алачак. Аның проектын «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» җәмгыяте эшләгән. Машина бүлеге – койрык өлешендә, руль рубкасы – борынында, беренче ярусның өскормасында урнашкан. Конструкциясе бер корпуслы, корычтан. Тышкы һәм эчке дизайны заманча, пассажирларны йөртү буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Теплоходта сәяхәт иткәндә рәхәтләнеп тирә-якны күзәтергә була. Күпер асларыннан (мәсәлән, Казанның Киров күпере) бернинди каршылыксыз үтәргә мөмкинлеге бар. Пассажир салоннары һәм руль рубкасы кондиционер белән тәэмин ителгән, җылытыла да. Пассажирларга уңайлы булсын өчен биш телдә «сөйләшүче» «Аудиогид» системасы белән җиһазланган. Кыскасы, акчарлаклар очканын күзәтә-күзәтә, «Акчарлак»та йөзәселәр бар әле.

Табигый газда эшләүче «Чайка»ның төп сыйфатлары

Озынлыгы – 58,8 м
Киңлеге – 0,8 м
Суда утыру тирәнлеге – 1,2 м
Тизлеге – 18 км/сәг
Экипаж – 3+8 хезмәт күрсәтүче персонал
Сыйдырышлылыгы 170 кешедән ким түгел
Ягулык запасы буенча йөзү ераклыгы – 400 км
Бәйсез эшли алу вакыты – 24 сәгать

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: tatar-inform.ru


Фикер өстәү