Татарстан блогерлары Diamond Princess лайнерыннан кайткан пациентларга бүләк илткән

Татарстан блогерлары Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә карантинда яшәүче Diamond Princess лайнеры пассажирларына бүләкләр тапшырган.

Лайнердан эвакуацияләнгән сигез ватандашыбызга татар милли ризыкларын алып килгәннәр. Аларның өчесенә коронавирусның җиңел формасы диагнозын куйганнар, аларга тизрәк савыгу теләкләре белән открытка калдырганнар.

Илназ Габидуллин, Ринат Галиәхмәтов, Илүзә Галиәхмәтова һәм Резидә Миңнегулова Татарстан әләме һәм күчтәнәчкә чәк-чәк, бал, шулай ук китаплар һәм милли киемнәрдәге курчаклар белән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе кабул итү бүлмәсенә килгән.

«Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус бортында китерелгән россиялеләрнең дүртесе — Татарстаннан түгел. Алар бүләкләр үзләренә республиканы һәм татар мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итәр дип өметләнәләр», — дип сөйләде блогерлар.


Фикер өстәү