Өченче бала табучы аналарга 100 мең сум акча биреләчәк

Татарстан авылларында һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче, 29 яшькә кадәр өченче генә түгел, бәлки дүртенче, бишенче һ.б. баласын тапкан хатын-кызларга да бер тапкыр 100 мең сум акча биреләчәк.

Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Моңарчы бу акча өченче бала өчен генә бирелә иде. Министр әйтүенчә, 2016 – 2018 елларда гына да республикада 29 яшькә кадәрге 124 хатын-кыз дүртенче, бишенче, алтынчы тапкыр әни булган. Президент Рөстәм Миңнеханов, социаль гаделлекне торгызу максатыннан, әнә шундый уңай карар кабул иткән.


Фикер өстәү