Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай телефоннар биреләчәк

Россиядә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көне уңаеннан төймәле телефоннар бүләк ителәчәк, дип хәбәр итә «Известия».

Сүз өлкәннәр өчен уңайлы, җайлы булган зур төймәле, зур экранлы, зур хәрефле телефоннар турында бара. Баксаң, кәрәзле телефон операторлары үзләре үк Җиңү көне уңаеннан шундый изге адымга барырга карар кылган икән. Шунысы мөһим: ветераннарга телефоннан ашыгыч хезмәтләр һәм үзләренә ярдәм итеп торучы волонтерлар белән элемтәгә чыгу да бушлай булачак. Элемтәне, гомумән, тулысынча бушлай итү тәкъдиме дә бар. Белгечләр исәпләп чыгарганча, операторлар телефоннарга – якынча 50 миллион сум,  ә элемтә хезмәтләренә елына 80 миллион сум чамасы акча тотачак.


Фикер өстәү