Гагарин Кубогы өчен көрәш башлана. «Ак барс»тан ни өчен җиңү көтәләр?

Март башында Татарстан хоккей сөючеләре икегә бүленәчәк. КХЛның Көнчыгыш конференциясе нәтиҗәләре плэй-оффта «Ак барс» белән «Нефтехимик»ны бергә туры китерде. Фаворит булып кемнең саналганын әйтеп торуның кирәге юк. Казанлылардан быел юбилейга бүләк көтәләр.

Хоккейдан ерак торган халыкның да алкалы уен белән кызыксына торган вакыты килеп җитте. КХЛда Гагарин Кубогы өчен көрәш башлана. Тәүге очрашулар 1-2 март көннәрендә уза. Көнбатыш конференциясендәге көндәшләр даими чемпионатның кичә узган соңгы очрашуларыннан соң ачыкланып бетте. Көнчыгышта исә кемнең кемгә каршы уйныйсы алданрак билгеле булды.

Безнең игътибарны иң җәлеп иткәне исә, әлбәттә, «Ак барс» белән «Нефтехимик»ның бергә туры килүе булды. Казан командасы плэй-оффка юлламаны февраль башында ук отса, Түбән Кама уенчылары ахырга кадәр көрәште һәм үз дигәннәренә ирешә алды. Шул рәвешле «Нефтехимик» үзе дә плэй-оффка чыкты, «Ак барс»ка да ярдәм итте. Ник дигәндә, Казан хоккейчыларына «Амур» яки «Адмирал» туры килсә, Хабаровск яки Владивостокка кадәр үк барып йөрергә туры килер иде. Плэй-офф очрашуларында исә Түбән Кама егетләре Дмитрий Квартальнов уенчыларына бүләк ясарга җыенмый. Бу очрашуларда «Ак барс» фаворит булып саналса да, «Нефтехимик» бу юлы Казанга каршы тагын да үҗәтләнебрәк уйнаячак. Чөнки плэй-оффка ел саен чыга алмыйлар, быел исә бу мөмкинлектән көч җиткән кадәр файдаланырга тырышачаклар. Сүз уңаеннан, Татарстандагы ике команданың моңа кадәр дә плэй-оффта бер-берсенә туры килгәне булды. 2013 елда «Ак барс» рәттән дүрт очрашуда өстен чыкты.

Гагарин Кубогы турында һәр команда хыяллана, әлбәттә. Әмма быелгы көрәш «Ак барс» өчен аерым мәгънәгә ия. Беренчедән, Казан хоккейчылары былтыргы җиңелүне оныттырырга тырышачак. Гамәлдәге чемпионның плэй-оффның беренче өлешендә үк төшеп калганы юк иде әле. Икенчедән, командага яңа тренер җитәкчелек итә. Көнбатыш конференциясендә ЦСКА һәм «Локомотив» белән булдыра алмаганны Дмитрий Квартальнов Көнчыгышта «Ак барс» белән яуларга тырышачак. Өченчедән, быел ТАССРның 100 еллыгы икәнен дә онытырга ярамый. Команданың төп спонсоры «Татнефть» оешканга да 70 ел тула. Юбилейларның күңелне кузгату гына түгел, кесәләрне калынайта торган гадәте дә бар, беләсез. Казанның 1000 еллыгына «Ак барс»тан чемпионлык өмет итеп, авыз бер пешкәнне дә хәтерлибез, әлбәттә. Шуннан соң спортка миллионнар тыгып кына уңыш булмаячагын аңладык һәм спортта да өреп кабарга өйрәндек.

Билгеле булганча, «Ак барс» – Гагарин Кубогын өч мәртәбә ота алган бердәнбер команда. Капитан Данис Зарипов исә – мондый шатлыкны биш мәртәбә кичергән бердәнбер уенчы. Бу атнада «Салават Юлаев»ка каршы узган очрашуда ул җәрәхәт алды. Ике-өч атна дәвамында уйный алмаячак. Кыскасы, «Нефтехимик»ка каршы узасы матчларда бозга чыкмаячак. Ә плэй-офф якынлашканда ырым-шырымга тагын да ныграк ышана башлаган җанатарлар арасында моны яхшыга юраучылар да юк түгел. 2010 елда Данис, беренче очрашуда ук имгәнеп, калганнарында чыгыш ясый алмаган иде. 2018 елда да Зарипов тәүге матчларда уйнамады. Икесендә дә «Ак барс» Гагарин Кубогына ия булды.

Илнар Хөснуллин 

АК БАРС

Джастин Азеведу 56 матч – 13 алка+24 пас

Тимур Билалов 32 матч – 40 алка керттергән

НЕФТЕХИМИК

Уайт Мэтт 60 матч – 15 алка+19 пас

Александр Шарыченков 27 матч – 53 алка керттергән

 

 

 

 

 


Фикер өстәү