Италиягә сәяхәтне кичектерергәме? Коронавирус анда кадәр барып җитте

Коронавирус очрагы теркәлгән илләр саны көннәнкөн арта. Кытайдан тыш, тагын өч илгә: Иран, Көньяк Корея һәм Италиягә туристик юллама сатуны тыярга тәкъдим ителде. Соңгысына коронавирус карнавал атнасында килеп керде, иң популяр урыннарны Милан һәм Венецияне бөтереп алды. Италиядә вирус таралуның 300дән артык очрагы билгеле булды. Тик безнең туристларны сәфәр чыгудан бу гына туктата аламы?

Юлламаны кире кайтаралармы?

Италия россиялеләр арасында иң популяр ял итү урыннарының берсе булып санала. Былтыр гына Италиягә бер миллионнан артык ватандашыбыз сәфәр кылган. Хәзерге вакытта андагы чаңгы шуу курортларында һәм Римда 20 мең тирәсе россияле булуы ихтимал ди. Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин фикеренчә, халык Италиягә алган юлламаларын кире кайтармаячак. Ә менә Япониягә туристлар агымы сизелерлек кимеячәк. Бу хакта ул «Комсомольская правда» радиосында эфир вакытында әйтте.

Россия туроператорлары исә коронавирустан килгән матди зыянны каплауны таләп итәргә җыена. Россия туроператорлары ассоциациясе башкаручы директоры Майа Ломидзе фаразларына ышансаң, безгә Кытай туристларының килмәве аркасында февраль – апрель башы аралыгында турбизнес өч миллиардка якын акчасын югалтачак. Чикләүләр җәйгә кадәр торса, матди югалтулар 30 миллиардка кадәр җитәчәк. Шуңа да туроператорлар хөкүмәттән компенсация сорарга ниятли.

Бу язманы әзерләгәндә алынган соңгы мәгълүматлар буенча, Кытайда коронавирус белән авыручылар саны 80994 кешене тәшкил итә. 2718 кеше үлгән, 30 мең кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган. 2491 кеше вирус йоктырган дигән шик бар, 8 мең кешенең хәле авыр дип бәяләнә.

Казандагы бер туристик агентлык хезмәткәре Гөлнара Шәйдуллина әйтүенчә, әлегә Италиягә алынган юлламаларны кире кайтаручылар юк. «Борчылучылар бар анысы. Әмма юлламалардан баш тартмыйлар. Без кызыксынган кешеләргә мәгълүмат биреп торабыз», − диде ул. Гөлнара әйтеп үткәнчә, бездәге халык кышкы-язгы чорда ял итү өчен Төркия, Таиланд, Тунис, Вьетнам, Кипр, Чехия, Доминикана, Испания һәм Грецияне сайлаган.

Кытайга юлламаларны кире кайтаручылар саны да артык зур түгел: 15 – 20 процент. Путевкаларын Гоа, Куба яки Гарәп Әмирлекләренә алмаштыралар.

Ял итәсе килгән кешене бер ни туктатмас анысы. Халыкта «плюста калу» дигән төшенчә яши бит. Британия белгечләре коронавирус эпидемиясе вакытында сәяхәт итәргә куркынычсыз булган илләр исемлеген тәкъдим итте. Анда беренчелекне Польша били. Венгрия – икенче, өченче урында – Төркия. Исемлектә Ямайка, Барбадос утраулары һәм Мексика да бар.

«Спагетти запасы җитәрлек»

Новосибирскидан Миланга күченеп киткән Алина Агафонова коронавируска бәйле вазгыять турында менә нәрсә сөйләде:

− Даруханәләрдә дезинфекция чаралары һәм медицина битлекләре юк, диләр. Үзем барып күрмәдем, моның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен әйтә алмыйм. Метро һәм урамнарда битлек кигән кешеләр очрый. Кайберләре әле бияләй дә кия. Азык-төлек кибетләрендәге киштәләрне буп-буш димәс идем. Халык арасында киеренкелек, аптыраш бар, әлбәттә.

Аның әйтүенчә, Римда коронавирус очрагы февраль башында ук билгеле иде. Кытайдан килгән ике кешене изоляцияләп, чир таралуны чикләгәннәр. 22 февральдә исә вирус яңадан «әйләнеп кайта». «Хәзер музей, күргәзмәләр эше тукталды, театрлар, спорт чаралары куелмый. Мода атнасы да, карнавал да вакытыннан алда төгәлләнде», − ди Алина.

Сицилиядә яшәүче Катарина Перотти сүзләренчә, соңгы арада даруханәләрдә антисептикларга бәя арткан. Медицина битлекләрен дә күпләп алалар. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарга чыкмаска тырышалар икән. Ул яшәгән җирлектә кибетләр эше белән проблемалар юк. «Нидер була калса да, бездәге спагетти запасы берничә елга җитәчәк!» – дип шаярта Катарина.

Италиягә сәяхәткә киткән Алия Сафина да тынычландыра. «Якшәмбе кире Мәскәүгә кайтабыз. Монда барысы да тыныч. Сакланып йөрибез инде, Аллаһка тапшырган», − диде ул.

Казаннан Зилә шушы арада дуслары белән Кытайдагы бер провинциягә сәяхәткә җыенган булган. «Очып китәргә бер көн кала турагентлык үзе акчаны кире кайтарды, бармаска киңәш итте. Апрель аена алдан билет броньләп куючы танышларыма да шулай эшләгәннәр. Күп нәрсә туроператорлардан да тора. Юлламаңны иминиятләштергән булсаң, акчасын кайтарасың инде. Чир булган урыннарга да күбрәк шушы иминиятләштерүгә акча жәлләгән кешеләр бара да бит», − диде ул.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ

Вирусның таралуын булдырмас өчен, түбәндәге саклану чараларын күрергә киңәш ителә:

Вазгыять уңай якка үзгәргәнче, коронавирус очраклары теркәлгән урыннарга сәяхәткә барудан тыелып торырга;

чит илгә чыгарга уйлаган очракта да, анда эпидемиологик вазгыять турында белешергә;

диңгез ризыклары сатыла торган урыннарга бармаска; җәнлекләр катнашында мәдәни-массакүләм чараларга йөрмәскә;

бары тик термик эшкәртү кичергән ризык, чиста су гына кулланырга;

кеше шактый күп була торган урыннарда битлектән йөрергә;

кулны еш сабынлап юарга;

авыруның беренче билгеләрен сизүгә табибларга мөрәҗәгать итәргә.

Чулпан Гарифуллина

P.S. Язма әзерләнгәндә Cогуд Гарәбстанының гомрә, ягъни кече хаҗ кылырга килгән кешеләрне илгә вакытлыча кертми тору турында карар кабул итүе билгеле булды.

 

 


Фикер өстәү