Кар суы… тиресне алыштыра

Кайберәүләр яз җитәр алдыннан гына теплицага кар кертү турында уйлана башлый. Кар эреп беткәнче, дип. Дөрестән дә, бакчасы шәһәр читендә урнашкан кешеләр башкача булдыра да алмаска мөмкин. Әмма бу – бигүк дөрес түгел.

“Фазенда”сы үз йорты янәшәсендә генә булган тәҗрибәле бакчачылар беркайчан да алай эшләми. Ник дигәндә, теплица кыш дәвамында кар “чырае” күрмәгәндә, җылы “юрган” астында булмаганлыктан, туфрагындагы күп кенә микроорганизмнар үлә. Ә уңдырышлы катламны нәкъ менә шулар барлыкка китерә бит. Моннан тыш “шәрә” җир сусызлыктан интегә. Шуңа күрә каты суыклар башланганчы, кар яуган саен, ничек тә вакыт табып, теплицага кар кертү әйбәт. Болай эшләгәндә, теплицадагы җирнең өске катламын берничә елдан соң алыштыру зарурилыгы да юкка чыга.

Кар белән капланган түтәлләр үзләренә бик күп дым туплый. Аннан килеп, кар туфракны ашалу-ярылудан саклый, “консервант” кебек, микробиологик һәм химик процессларны акрынайта. Язын  кар суы туфрак астына китә. Эсседә ул, туфракның бик вак капиллярлары аша өскә күтәрелеп, үсемлекләргә кире әйләнеп кайта.

Өсте ябулы түтәлләргә карны каян алып тутырасы, дип баш катырасы юк, әлбәттә. Моның өчен теплицаны буеннан-буена кардан даими чистарту гына кирәк. Мондый “пояс”ның киңлеге кимендә 1 метр булырга тиеш. Моннан тыш теплица түбәсеннән дә карны төшереп тору шарт. Түтәлләр өчен шул кар җитә. Бердәнбер шарты – чиста булуы.

Теплицада бер кизәнүдә бик биек кар көртләре ясап кую да дөрес түгел. Түтәлләргә карны бакчага чыккан саен 20шәр сантиметр чамасы (әмма ярты метрдан артыграк түгел) калынлыкта салу әйбәт. Болай эшләгәндә, кар тигез эри һәм бу туфрактагы микроорганизмнарга да искиткеч уңай тәэсир ясый. Биек кар көртләре исә озак эри һәм чәчү эшләрен 1-2 атнага тоткарлый.

Бакчачылар арасында теплицага кар кертү белән мәшәкатьләнергә яратмаучылар да очраштыргалый. Мондыйлар фикеренчә, поликарбонат эчендәге түтәлләргә язын, төпсез мичкәгә койган кебек, су койсаң, шул җитә. Әмма кар суын башка бернинди су белән дә алыштырып булмый. Аның тәэсирендә орлыклар тизрәк шытып чыга, үсентеләр бермә-бер яхшырак үсә. Шуңа күрә бары тик кар керткәндә генә теплицадагы түтәлләрдән мул уңыш җыеп алырга була. Кар суы тиресне алыштыра, дип әйтү тикмәгә генә түгел. Шәһәр бакчачыларының да күбесе, нәкъ шушы гыйбарәне истә тотып, кыш дәвамында берничә тапкыр алты сутыйлы биләмәләрендә шушы эшне башкарып кайту ягын карый лабаса.

 

Бу – кызык!

* Дөньяда беренче тапкыр теплицалар кайда пәйда булгандыр дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, борынгы Римда! Дөрес, аларның тышкы “кыяфәте” бүгенге теплицалар кебек түгел, ә өйчекләр сыманрак булган. Рим бакчачылары үсемлекләрне көпчәкле “өйчек”ләргә утыртып, көндез кояшка чыгарган, ә төнлә җылы урынга кертеп куйган.

* Россиягә теплицаларны Петр I керткән. Ул Петербург төзелгәч үк Аптекарь бакчасы булдырырга әмер биргән. Анда бары тик шифалы үләннәр һәм үсемлекләр генә үстерелгән. Соңрак патша өсте ябулы бакчада Россиядә булмаган үсемлекләрне чит илләрдән кертеп утыртырга боерган.

* Дөньядагы иң зур теплица Бөекбританиядә урнашкан. Гаять зур ике гөмбәздән торган оранжерея умартадагы кәрәзләрне хәтерләтә. “Эдем” (теплицаның исеме шундый) Җир шарындагы оҗмахны гәүдәләндерә. Аны төзүгә 132 миллион доллар акча тотылган. Биредәге оранжереялар гаять зур бакчаларны хәтерләтә. Башны күтәрмичә йөргәндә, өсте ябулы урында түгел, бәлки Африкада йөргән кебек хис кала.

 


Фикер өстәү