Министр вәгъдә итте, уңай җавап ишетүчеләр елый-елый рәхмәт әйтте

Халыкның Татарстан сәламәтлек саклау министрына сораулары күп җыелган. Хәер, кеше, мәсьәләне урында чишә алмагач, соңгы чиктә түрә янына бара. «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү пунктында бу атнада Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков халык сорауларын тыңлады.

Яңа Чишмә районыннан килгән Лидия ханым инвалидлык группасы алырга йөри. Анда сирәк була торган аутоиммун авыру икән. Ул хастаханәдә күп тапкыр ятып чыккан, дарулар да билгеләгәннәр. Тик аларның файдасын күрми. Марат Садыйков аны тикшерелергә Мәскәүгә җибәрәчәкләрен әйтте. «Четерекле диагноз, Мәскәүгә барырга туры килер. Андагы профессорлар карап, үз сүзен әйтсен, дәва билгеләсен», – диде ул.

Казандагы Электроприбор заводы хастаханәсендә 38 ел фельдшер булып эшләгән, бүген икенче группа инвалид София Пойның да министрга гозере төшкән. Ул элек медицина ярдәме кирәк булганда Төбәкара клиника диагностика үзәге (МКДЦ) сырхауханәсе белгечләренә йөргән. Соңгы елларда башка дәвалау оешмасына күчкән. Аны МКДЦ белән чагыштыра торган түгел икән. Гадәти сырхауханәләрдә белгечләргә кытлык булу бик нык сиздергән. Кире элеккегесенә беркетүләрен сорый. «Хәзер дә МКДЦга йөрүемне дәвам иттерәм, анда беркетелмәгәч, анализларны түләп бирәм», – ди София ханым. Әлеге гозерне үтәү өчен министрның бер шалтыратуы җитте. «Сырхауханәгә яңадан беркетәчәкләр, башка күчереп йөртүләр булмас», – дип тынычландырды Марат Садыйков. Уңай җавап алган ханым елый-елый рәхмәтләр укыды.

Ярдәм сораучы Динә апаның да тормышы җиңел түгел. Ул иренә булышуларын үтенә. Ире 1996 елда бик каты җәрәхәт алган һәм шуннан бирле психик авырулар хастаханәсендә әледән-әле ятып чыга икән. «Нервылары какшаган, йоклый алмый, үз-үзенә кул салырга теләгән чаклары да булды», – ди Динә апа. Элек Волков урамындагы хастаханәдә дәвалангач, хәле яхшырып чыккан. Хәзер исә бүтән дәвалау оешмасына йөриләр, тик сырхау файдасын сизми. «Безгә нәрсә эшләргә, кая барырга, нинди дару эчәргә?» – дип өзгәләнә Динә апа. Министр, аны тыңлагач: «Әлеге очракны аерым өйрәнәчәкбез. Белгечләр белән киңәшкәч, сезгә хәбәр итәрбез», – диде.

Очрашуда дарулар буенча мөрәҗәгатьләр шактый булды. Диабет белән авыручы Татьяна Андреева даруларга акча күп китүдән зарланды. Аңа табиб-эндокринолог билгеләгән препарат булышмаган. Икенчесенә алмаштыргач, файдасын күргән. Тик ул дару кулланылыштан төшеп калган. Аңа бүтән дару сайларга булышачаклар.

Николай Ширяев түрәләр ишеген еш шакый һәм йөрүнең нәтиҗәсе дә барлыгын әйтә. Казандагы 18 нче сырхауханәгә ремонт ясауларын сорап, байтак хат юллаган. Теләгенә ирешкән, сырхауханә төзекләндерелде. Дару эзләп тә, әллә кая барасы түгел. Николай Ширяев сырхауханәдә тикшерелү мөмкинлекләренең дә күбрәк булуын тели. «ФГДС һәм колоноскопия аппаратлары булса, әллә кая барып йөрмәс идек», – ди ул. Министрга шундый ук үтенечне Талия Вараксина да җиткерде. «Үзем өчен генә сорамыйм, 18 нче сырхауханәгә халык күп йөри. 70 меңнән артык кеше беркетелгән. Тикшерелергә бүтән җиргә барасы. Чират көтәргә кирәк, квота бик аз бирелә», – ди Талия апа. Икесе дә министрның җавабыннан канәгать калды. Казандагы 18 нче сырхауханәдә алар сораган ФГДС һәм колоноскопия аппаратлары да, белгечләр дә булачак. Гомумән, әлеге сырхауханә базасында эндоскопия үзәге оештырмакчылар. Казандагы 10 нчы сырхауханәгә йөрүчеләрне дә шундый яңалык көтә.

42 ел медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Нурия ханымның да диагнозлары бик күп. Ул кабул итүгә үзе килә алмаган. Аның авыру тарихы турында улы сөйләде. «Әнинең хәле бик авыр, зинһар, ярдәм итегез!» – ди егет. Тикшерелергә, дарулар, корсетлар алырга бик күп акчалары киткән. Нурия апаны шушы көннәрдә Республика клиник хастаханәсенә салачаклар. Казанда ялгыз яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, II төркем инвалид Наилә апа, аягы авыртып, өеннән чыга алмый. Телефоннан сөйләште. Ул узган ел, 261 мең сум түләп, бер аягының тез буынына Чабаксарда операция ясаткан. Белгечләр, икенче аякка да ясыйбыз, кил, дип чакырып тора икән. «Ул кадәр акчам юк, каян алыйм?» – ди Наилә апа. Ярдәм буласын, операциянең бушка ясалачагын ишеткәч, ул да түзмәде, кычкырып елап җибәрде…

Гөлфия апага табиблар тәкъдим иткән дарулар килешми. Аларны эчеп, ашказаны авырта башлаган. Министр авыру тарихын өйрәнгән арада, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев аңа халык медицинасы буенча киңәш бирде. «Ашказаны авыртканда, иртән урыннан кузгалганчы ук, сыгылган чи бәрәңге суы эчүнең файдасы бар. Аны бер-ике көн генә түгел, бер ай дәвамында эчәргә кирәк. Бәрәңге согы җылымса булырга тиеш. Шуны эшләп карагыз әле, бу алым сыналган», – ди депутат.  Башка ярдәм сорап килүчеләрнең дә хәленә керергә тырышты ул. «Бүген – рәҗәп аеның Рәгаиб кичәсе. Авыруларыгыз күп икән, Аллаһы Тәгалә үзе шифасын бирсен инде», – ди Камил Садриев. Аны тыңлап торган кешеләр рәхмәт әйтте. Яхшы сүз – җан азыгы шул…

Башында шеш булган Фирая ханым сырхауханәдә үзе теләгән даруларны язмауларыннан зарланды. Инвалидлык төркемен дә өченчедән икенчегә үзгәртәсе килә. Комиссия әгъзалары: «Үзеңне карый аласың, урын өстендә ятмыйсың, сиңа II группа тиеш түгел», – дигән. Аңа инвалидлык төркемен Мәскәүдә федераль оешмада тикшертеп карарга киңәш иттеләр. Дарулар билгеләү мәсьәләсен яңадан караячаклар.

Оксана Талдыкинаны республикада ишетү, сөйләшү буенча проблемасы булган балалар белән шөгыльләнүче белгечләр – логопедлар, сурдологлар, сурдопедагоглар җитмәү, тикшерелү мөмкинлекләре аз булу борчый. Ул Казандагы «Говоруши» оешмасыннан килгән. Әлеге оешмада 167 гаилә исәптә тора. Оксананың баласы 12 ел элек, 2 яшендә ишетми башлаган. «Моның нәрсә икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың, – ди ана. – Элеккеге сәламәтлек саклау министры безнең балалар өчен үзәк ачылачагын әйткән иде. Тик, кызганыч, ул эштән китте. Хәзер өмет – сездә…» Марат Садыйков Оксана Талдыкина һәм башка ата-аналар белән кабат очрашачак. Очрашуны билгеләү өчен министр кесә телефоны номерын язып бирде. «Кирәк икән, үзегезнең ватсап төркеменә кертерсез, мин бик күп төркемдә бар. Шул төркем аша диабет белән авыручыларның нинди генә проблемасын чишмибез», – ди Садыйков.  Диабет дигәннән, шикәр чире белән авыручылар узган ел тест-полоска белән тәэмин ителгән, быел аларга помпа өләшәчәкләр. Министр үзе вәгъдә итте.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү