Мәктәп ашханәләрендә милләткә карап түгел, ә “Роспотребнадзор” таләпләренә карап тукландырачаклар

Киләсе елдан башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана башланачак. Моңа мәктәпләрдә ничек әзерләнәләр? Ашханәдә кизү торырга теләмәгән балалар бармы? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр.

– Туклану – барыбызны да борчыган мәсьәләләрнең берсе. Президент Владимир Путин Юлламасында 1 – 4 сыйныф укучыларын бушлай тукландыру бурычын куйды. Бу – күп гаиләләргә ярдәм, мәктәпләргә исә шактый эш башкарырга туры киләчәк. Бүген мәктәпләрне моңа күчәргә әзерлибез. Ашханәләрне тикшерү бара, – диде министр урынбасары Алсу Әсадуллина.

Урынбасар әйтүенчә, бездә бу мәсьәләдә хәлләр болай да начар түгел. 2019-2020 уку елында 416 меңнән артык укучы кайнар аш белән тәэмин ителгән. 1 – 4 сыйныфларда бу күрсәткеч – 96,7, 5 – 11 сыйныфларда – 96,4 процент. Республикада барлык мәктәпләр өчен бердәм меню эшләнә. Сыйфатсыз товарлар тәкъдим итүчеләрнең дә исемлеген барлаганнар. Ризыкка карата дәгъвалар булмасын өчен әти-әниләрдән торган совет булдырылган. Алар ашханәдәге шартлар, ризыкның сыйфаты белән кызыксына. Тик медицина кенәгәләре булырга тиеш.

Министрлык туклануны оештыруны контрольдә тота: edu.tatar.ru порталында балалар һәм әти-әниләр арасында сораштырулар уздырыла. 6,5 мең фикер килгән. Шуларның 68 проценты уңай булса, калганнары пычрак савыт-сабадан, ризыкның салкын булуыннан зарланган.

Ит яки башка ризык ашамаучы вегетариан балалар да читтә калмады. Ашау ягы үзенчәлекле яки сәламәтлеге буенча чикләүләр булган укучылар турында мәгълүмат туплана. Хәзергә аларга әти-әниләре савытка тутырып җибәргән ризык белән чикләнергә туры килә. Мәктәптә исә аны тикшереп йөри алмыйлар. Шуңа күрә бу мәсьәлә республикада гына түгел, ил күләмендә дә карала.

Утырышта ураза тотучы балалар, хәләл ризык турында да фикер алыштылар.

– Балаларга, ураза тотмагыз, дип әйтә алмыйбыз. Элек мондый проблема булмады. Авырган балалар ураза тотмаска тиеш. Монда әти-әниләр белән сөйләшергә кирәк, – диде Алсу Әсадуллина. – Бу – бәхәсле мәсьәлә. Безнең мәктәпләр – дөньяви. Туклану милләткә карамый. Бала организмы үсә. Без “Роспотребнадзор” билгеләгән менюны тәкъдим итәбез.

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәрләр берлеге рәисе Юрий Прохоров әти-әниләрнең балаларын ашханәдә кизү торгызуга карата фикере белән кызыксынды.

– Төрлечә карыйлар. Бүген генә бер укучыдан, кизү торырга мәҗбүр итәләр, дигән шикаять килде. Җыештырырга теләмим, диючеләр элек тә булды. Без бүген, кизү тору бетәчәк, сезгә 3-4 официант куябыз, дисәк, бу бер дә дөрес булмаячак. Хезмәт тәрбиясе бар җирдә булачак, – диде урынбасар. – Безнең заманда да, балам хезмәтче түгел, дигән әти-әниләр очрый иде. Әгәр бала өендә ашаган табак-савытын юмый икән, әти-әниләр моның нәтиҗәсен соңыннан күрәчәк. Хезмәт тәрбиясе өйдә, бәлки, математикага караганда да кирәгрәк булыр.


Фикер өстәү