Инженер-техник кадрлар кирәкме?

Хәзер станок артында басып тору өчен генә дә югары белем кирәк. Техниканың үсеше, җиһазларның шактый катлаулы булуы хезмәткәрдән шуны таләп итә. Моның өчен белгечләрне дөрес итеп укытырга кирәк. Әмма оешма-предприятиеләр дә яшьләрнең теләсә кайсын өйрәтергә атлыгып тормый. Ни эшләргә һәм ничек укытырга?

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИда узган очрашуда шул хакта фикер алышу булды. Аны «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар берләшмәсе тәкъдиме белән оештырдылар.

Парламентның Эшмәкәрлек, инвестицияләр һәм икътисад буенча комитеты вәкиле Марат Галиев әйтүенчә, хәзерге заманда инженер-техник кадрлар әзерләү мәсьәләсе аеруча актуаль булып тора. Бу өлкәдәге сорауларны урта һәм югары белем бирү оешмалары, урта һәм эре бизнес предприятиеләре, хөкүмәт белән берлектә хәл итәргә кирәк, дигән фикердә ул.

Очрашуда катнашучылар арасында предприятие, югары уку йортлары һәм көллият вәкилләре бар иде. Алар яшьләрне үз белгечлекләре буенча эшкә урнаштыруга, эш шартларына бәйле тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Күпчелек катнашучыларның чыгышларыннан аңлашылганча, яшьләрне эш урыннарына җәлеп итү ысулы шул ук – хезмәт хакы. Укытуга килгәндә, уртак программа булдыру да комачау итмәс иде. Яшьләрдә дә гаеп бар: күбесенең әзергә генә килеп утырасы килә. «Түгәрәк өстәл»гә җыелучылар әйтүенчә, студентларның күпчелеге үз мөмкинлекләрен бик югары бәяли. Хыялларындагыча барып чыкмаса, борыннары тиз салына, укып алган дипломнары – тузан җыеп ятарга, ә үзләре башка эш табарга мәҗбүр була.

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИның административ эшләр һәм филиаллар буенча проректоры Булат Зиннуров әйтүенчә, аларның уку йорты инженер-техник кадрлар әзерләүче вузлар арасында иң алдынгысы булып тора. Ел саен уку йорты төрле юнәлештәге меңнән артык белгеч укытып чыгара. Кичәге студентларның 80 проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнаша икән.

– Предприятиеләргә эшчеләр әзерләү мәсьәләсе актуаль кала. Аларны әзерләү генә түгел, эш урынына беркетү, кызыксындыру чаралары турында да уйларга кирәк, – ди ул. – Инженер-техник кадрларны күбрәк эш урынына, сәнәгатькә яраклаштырып үстерергә кирәк. Мондый проблема бар. Күп кенә предприятиеләр акционерлык оешмалары булып санала, алар үзләренә кирәкле кадрларны гына ала. Ә безнең өчен бөтен студентларның, практиканы шуларда узып, эш шартлары белән таныша алуы да мөһим.

Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте директоры Алмаз Кадыйров әйтүенчә, аларда урта һөнәри белемле эшчеләрне әзерләү проблемасы юк. Ник дигәндә, көллият һәм предприятие килешү нигезендә эшли.

– Студентлар предприятиеләргә практикага да йөри, эшкә дә алалар. Быелдан исә аларны практикага түләүле нигездә җибәрә башладык, чөнки нефть, химия тармагы буенча эш урыннары күбәя, эшчеләр җитми, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү