Эштән куылган хезмәт укытучысын кире кайтарырга кирәкме?

Бер мәктәптәге хезмәт укытучысының исерек чагын видеога төшереп, интернетка куйганнар. Шуннан моны эшеннән куганнар. Бу хакта ишеткәч, «ютуб»тан эзләдем. Мондый очраклар берәү генә түгел икән, шуңа исемнәрен атап, нечкәлекләрен барлап тормыйм.

Бу, әлбәттә, мактаулы күренеш түгел. Эчүне беркем дә мактамый бит инде. Ә укытучының балалар алдында шулай кылануы… Хәтта иң ачы алкаш өчен дә бу яман эш булып тоела. Без үз балаларыбызга үзебез генә исерек килеш сабак бирергә хаклыбыз бит инде… Башкаларның моңа хакы юк.

Хезмәт укытучылары һәрвакыт колхозчылар белән аралашып яшәде. Хуҗалык өчен кирәк-яраклар ясадылар, алыш-биреш иттеләр. Һәм эш вакытында мәйләп алган чаклары да аз булмады. Тик аларны беркем дә ил алдына чыгарып мәсхәрә итмәде. Чамадан чыккан вакытлары булса, үзара җыелышып кисәттеләр. Кайчагында эштән дә кудылар. Тик бер мәсьәләне дә укытучы һөнәренең абруен төшерү дәрәҗәсенә җиткермәделәр.

Бүген нәкъ менә укытучы һөнәренең абруен төшерергә тырышу күренеше бара сыман.

Элек алар дәрәҗәле иде. Укытучылар турында күпме шигырьләр, җырлар бар иде. Абруйлары да гел зурдан булды. Хәтта кайберләренең берәр начар гадәте турында сүз кузгалса да: «Юкны сөйләп йөрмә, ул бит – укытучы!» – ди торганнар иде. Ә безгә, бала-чагага, шул укытучылар һәрвакыт гадел һәм изге булып тоелды. Без аларга ышана идек. Берсе дә яманлыкка өндәмәде ич. Күпләребез үзләре дә, үскәч, укытучы булырга хыяллана иде.

Дәрескә эчеп килгән хезмәт укытучысын акларга җыенмыйм. Соңгы вакытта, гомумән, укытучыларның чамадан чыгуы турында язмалар бик күп. Кемдер балага кирәгеннән артык кычкырган, кемдер җилтерәткән, указка очы белән эләктергән, тиешсез җәза биргән… Санасаң, күп инде. Шуңа күрә, бүгенге чор укытучылары – бик яман кешеләрдер, хөрмәткә бөтенләй дә лаек түгелләрдер сыман тоела. Алар төннәр буена: «Бүген кайсы балага кычкырыйм, кайсын җилтерәтим икән!» – дип уйлап яталардыр да шул уйларын чынга ашыру өчен, сырхап торган чакларында да, ниндидер күңелсезлеккә, бәхетсезлеккә юлыккан вакытларында да мәктәпкә барып, дәрес үткәрергә тырышалардыр шикелле. Бүгенге чорның иң явыз дошманы – укытучыдыр кебек тоела башлый…

Дәрестә укытучыларның кычкырып җибәрүе, дөнья яңгыратып тиргәве элек тә бар иде ул. Кайчагында без, игътибар җәлеп итү өчен, юри тәртип бозып утыра торган идек, кайвакыт балалык юләрлеге белән… Бер әйбәтләп әйтә теге, икенче тапкыр әйтә… Өченчесендә түзми, кызып китә. Кычкыра, тирги, җилтерәтеп, почмакка бастырып куя… Тик без моны видеога төшерә белми идек. Хәтта кайтып, әти-әниләргә дә әләкләгән кеше булмады. Укытучы тирги дә шуның белән бетә иде. Беркем дә үч саклап йөрми, икенче дәрескә барысы да җайлана.

Бүген алай түгел. Күп очракта укучылар нәкъ менә видеога төшерү өчен укытучыларын чыгырдан чыгарырга тырыша. Бу да – бәлки, үзеңә игътибар җәлеп итәргә омтылуның берәр чарасыдыр инде. Ул балалар үзләрен талантлы режиссерлар, гаделлек көрәшчеләре, интернет йолдызлары итеп тоялардыр. Ләкин бу күренеш үзара ачуланышу белән генә бетми, мәгариф бүлекләренә, хәтта суд коридорларына кадәр барып җитә. Бөтен илгә таралып: «Укытучылар бигрәк юньсез икән», – дип уйларга мәҗбүр итә. Ә бит чынлап карасаң, һәр һөнәр кешесен чыгырыннан чыгарып, видеога төшерергә мөмкин. Һәркемнең ялгышкан мизгелләре дә, кызып киткән чагы да, башкасы да була. Бер кимчелексез кеше юк.

Һәм мондый очракларда бөтен кеше дә баланы яклау ягына баса. Үзе беркайчан да баласына кычкырмаган, җилтерәтеп алмаган, бернинди дә җәза бирмәгән кебек кылана. Беркем дә: «Балам үзе гаепледер, бәлки?» – дими. Шундый астыртынлык, мәкерлелек белән башланган юлның кая китереп чыгару мөмкинлеге турында уйламый. Балалык артына яшеренеп кылынган кабахәтлекне тану җиңел түгел шул.

Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әгәр илдә билгеле шәхесләрне, яки ниндидер абруйлы һөнәр ияләрен шулай бөтен мир алдына чыгарып, адәм көлкесенә калдыру ихтыяҗы көчле икән, бу инде үзе үк җәмгыятьнең бик үк сәламәт булмавы турында сөйли. Ә бер-берсен фаш итү, «чиста суга чыгару» идеясе белән чирләгән чорларны тарих хәтерли әле…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү